+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 ноябрь 2016, 02:00

Эшкә чыкмаган өчен — штраф

Дәүләт думасы пленар утырышта катнашмаган депутатларга штраф салу турында регламентка үзгәрешләр кертүне хуплады. Документка ярашлы, эшкә чыкмаучы депутатның хезмәт хакының алтыдан бер өлеше тотылып калыначак. Көн дәвамында утырышта бер тапкыр да теркәлмәгән депутат эштә булмаган дип исәпләнә. Аңа штраф салу турында карар регламент буенча комитет тарафыннан кабул ителәчәк һәм Дума сайтында урнаштырылачак.

— Башкортстан парламентында даими нигездә эшләүче депутатлар сәбәпсез утырышта катнашмау очраклары теркәлмәде, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Бу проблема җитди булмаса да, кисәтү чаралары сыйфатында матди санкция кертү мәсьәләсен карарга мөмкин. Шул ук вакытта, штрафны даими нигездә эшләүче һәм хезмәт хакы алучы депутатларга карата гына куллану мөһим. Алар республика парламентында 19 кеше. Башкаларга килгәндә, эшкә килмәүчеләргә тәэсир итү чаралары күп. Мәсәлән, депутат мандатыннан азат итү. Билгеле булуынча, банкир Азат Корманаев кайчандыр шул рәвешле депутат статусыннан мәхрүм ителгән иде.
Читайте нас: