+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 ноябрь 2016, 02:00

Юллама җиткереләчәк

Дәүләт җылышы-Корылтайның ноябрьдәге пленар утырышы Республика Башлыгы Юлламасын җиткерүдән башланачак, арытаба анда 40тан артык закон проекты тикшереләчәк.

Көнүзәк мәсьәләләр исәбендә “2017 һәм 2018-19 елларга Башкортстан Республикасы бюджеты турында”, “2017 һәм 2018-19 елларга Башкортстан Республикасы Мотлак медицина страховкасы территориаль фонды бюджеты турында” закон проектлары бар. Алар икенче һәм өченче укуда тикшереләчәк.

“Башкортстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген көйләү турында” закон җәмәгать контроле турында норма белән тулыландырылачак.

Депутатлар ялгыз яшәүче, эшләмәүче, шулай ук, пенсия яшендәге эшләмәүче гражданнар гаиләсендә яшәүче торак биналар хуҗаларына компенсация бирү вакытын озайтуны планлаштыра. Ташлама, киләсе ел ахырына кадәр 70 яшьтәгеләргә — 50 процент, 80 яшьтәгеләргә 100 процент күләмендә түләнәчәк.

Депутатлар “Башкортстан Республикасы территориясендә хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыручы коэффициент билгеләү турында” республика Законына үзгәрешләр кертүне беренче укуда караячак. Депутатлар киләсе елда бу коэффициентны 1,596213 күләмендә саклап калуны тәкъдим итә. Законга үзгәрешләр кертү бюджетның керем өлешен якынча 480 миллион сумга арттырырга ярдәм итәчәк һәм республика бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итмәячәк.

Закон проектларының бер өлеше федераль законнар үзгәрүгә бәйле. Мәсәлән, киләсе елның 1 гыйнварыннан салым ставкасы 0 процент булган җитештерү, социаль һәм (яисә) фән, шулай ук, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә эшкурлык эшчәнлеге төрләрен билгеләгәндә, Русия субъектларына яңа классификаторларга нигезләнергә кирәк. Бу үзгәрешләр төбәк законнарына да кертелә.
Читайте нас: