+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 ноябрь 2016, 02:00

Министр хәзер вице-премьер да

Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән Евгений Гурьев Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп тәгаенләнде.

Евгений Александрович Гурьев 1971 елның 21 сентябрендә Бөре шәһәрендә туган. Башкортстан дәүләт университетын, Бөтенрусия финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Юридик фәннәр кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеген 1995 елда “Башкирия” агросәнәгать банкында башлый. Анда ул әйдәүче юрист-консультант, хокукый тәэминат бүлеге начальнигы урынбасары булып эшли.

1997-2004 елларда — “Урал-Себер банкы”нда юрисконсульт, өлкән юрисконсульт, юридик идарә начальнигы, юридик департамент директоры, башкарма директор, вице-президент, 2004-06 елларда — Русия Саклык банкының Башкортстан бүлекчәсендә идарәче урынбасары, 2007-14 елларда —“УРАЛСИБ” банкының Идел буе округы дирекциясендә башкарма директор, җитәкче, төп башкарма директор, идарә рәисе урынбасары, 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфаларында эшләде.
Читайте нас: