+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2016, 02:00

Яңа вазыйфaгa тәгаенләндей

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән Рим Гыйләҗетдинов Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнде.

Рим Кадим улы Гыйләҗетдинов 1963 елның 1 августында Борай районының Борай авылында туган. “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше” белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1985 елда “Ватьеганнефть” нефть-газ чыгару идарәсендә инженер булып башлый, арытаба өлкән инженер, өлкән инженер-технолог, II категория инженер, I категория инженер, цех начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкара.

1996-97 елларда — “Рирус” фирмасында директор урынбасары, 1998-99 елларда — “Сервисстрой” җәмгыяте директоры урынбасары, 1999 елда — “Ойлпамп” җәмгыятенең ремонт-төзелеш участогы начальнигы, 1999-2000 елларда — Лебедянский машина төзү заводында маркетинг буенча инженер, 2000-09 елларда — “Еганойл” җәмгыятендә инженер, начальник урынбасары, баш инженер урынбасары, генеральный директор урынбасары, 2009-10 елларда — “Лукойл-Көнбатыш Себер” җәмгыятенең “Когалымнефтегаз” предприятиесендә I категория инженер, 2011-12 елларда Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетында бүлек начальнигы, 2012-16 елларда шул ук комитет рәисенең беренче урынбасары вазыйфаларында эшләде, аннары “Башкиравтодор” җәмгыяте директоры булды.
Читайте нас: