+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2016, 02:00

Үзәктә — халык мәнфәгате

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итү тантанасында катнашты.

— Президент гражданнарның көнкүреш мәсьәләләренә зур игътибар бүлде. Алар социаль, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагыла, — диде Рөстәм Хәмитов. —Төбәк башлыкларына карата да бурычлар билгеләнде: болар эш сыйфатын арттыру, җыелган мәсьәләләрне хәл итү һәм бергәләп алга бару.

Төбәк җитәкчесе Президентның ирекле икътисади үсеш кирәклеге турындагы тезисының мөһимлеген билгеләде.

— Бу очракта тармакны динамикалы үстерергә ярдәм итәчәк барлык ысуллар да яхшы булачак. Бүгенге тотрыклылык ярыйсы гына, әмма безгә 3-5 процентлы үсеш кирәк. Моның өчен мөмкинлекләр бар,— диде республика Башлыгы. — Без ышанычлы эшлибез, бурычларыбыз күп түгел. Төбәкләрнең казна тәэминатында тигезлек булыр, дип өметләнәм. Көчле булсак та, бюджет күзлегеннән чыгып караганда, халыкның кереме югары түгел. Без Русия төбәкләре исемлегендә урта урыннарны билибез.

Республика алдында социаль өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итү буенча мөһим бурыч тора, дип белдерде Рөстәм Хәмитов. Мәсәлән, 2025 елга кадәр республика мәктәпләрендә икенче сменада укытуны тулысынча гамәлдән чыгару каралган.

— Ике зур объект — онкология һәм кардиология үзәкләрен төзү күзаллана. Бу максатны гамәлгә ашыру өчен 2019-20 елларга кадәр 6-7 миллиард сум таләп ителәчәк. Федераль үзәк ярдәм итәргә вәгъдә бирде, — диде Башкортстан Башлыгы. — Авыл җиренә табиблар җәлеп итү өчен өстәмә рәвештә акча түлибез. Әмма анда табиблар гына түгел, урта медицина персоналы да кирәк. Киләсе елдан авыл биләмәләренә эшкә 100-150 кеше җибәреләчәк, аларга 250-400 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Читайте нас: