+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 декабрь 2016, 02:00

“Халык властька ышана, ләкин таләпләр дә куя”

Республика Башлыгы Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.Тәүдә Рөстәм Хәмитов депутатларга башкарма власть органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде. — Гомумән алганда, Башкортстанда социаль-икътисади хәл тотрыклы булып кала. Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы, салым керемнәре үсеше тизлеге Русиядәге уртача күрсәткечтән югары булачак. Социаль бурычлар тулы күләмдә башкарыла. Кайбер кыенлыклардан соң инвестицияләр, төзелеш, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм керемнәр, эшсезлек күрсәткеч­ләре мәсьәләсендәге хәлләр яхшы якка үзгәрә, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов.

Читайте нас: