+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 декабрь 2016, 02:00

Законнар тиешенчә эшлиме?

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Мәскәүдә Федераль җыелыш каршындагы Законнар чыгару советы Президиумы утырышында катнашты.

Республика парламенты рәисе Президиум утырышында чыгыш ясап, дәүләт хәвефсезлеген һәм коррупциягә каршы торуны законнар дәрәҗәсендә тәэмин итү мәсьәләләре буенча Законнар чыгару советы комиссиясе үткәргән 2015-16 елларда кабул ителгән коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге ике федераль законның Русия субъектларында үтәлеше мониторингы нәтиҗәләре турында сөйләде. Алар дәүләт һәм муниципаль вазыйфалар биләүче кешеләргә карата мәнфәгатьләр низаг­ларын бетерү чараларына, шулай ук, төбәк һәм мунициапль депутатларының үзләренең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милке, милек төрендәге бурычлары турында мәгълүмат тапшыруына кагыла.

Константин Толкачев белдерүенчә, Русия субъектларыннан алынган мәгълүматлар ил төбәкләренең күпчелегендә әлеге законнар үтәлүен исбатлый, шул ук вакытта кайбер субъ­ектларда тиешле төбәк һәм муниципаль норматив хокукый актлар кабул ителмәгән. Ул, шулай ук, әлеге законнарны кулланганда килеп туган проблемалар турында да сөйләде.

Шул ук көнне Константин Толкачев Федерация Советында Дәүләт хәвефсезлеге һәм коррупциягә каршы торуны закон дәрәҗәсендә тәэмин итү мәсьәләләре буенча совет комиссиясе утырышын үткәрде. Ул аның рәисе вазыйфасын да башкара.

Ул, шулай ук, республиканың ведомствоара Иҗтимагый хәвефсезлек советы составына керүче террорчылыкка каршы комиссия эше тәҗрибәсе турында мәгълүмат белән бүлеште.

— Террорчылыкка каршы комиссиянең агымдагы елда гамәлгә ашырылган чаралары, республикада террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен тыярга, террорчылык хәвефе янаган шартларда төбәк власте органнарының әзерлек дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итте, — диде Константин Толкачев.

Утырышта катнашучылар комиссиянең агымдагы ел эшчәнлеге нәтиҗәләрен тикшерде һәм киләсе елга эш планын раслады.
Читайте нас: