+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 декабрь 2016, 02:00

Заман яңа идарә алымнары таләп итә!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның 36нчы утырышындагы еллык Юллама белән чыгышы.Хөрмәтле депутатлар!Сезгә Башкортстан Республи­ка­сы Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итәм.

Чыгышымның башында депутатлар корпусына башкарма власть органнары белән ачык, нәтиҗәле эш алып барганнары, республика Хөкүмәтенең законнар чыгару башлангычларын, дәүләт идарәсе сыйфатын арттыру буенча конструктив тәкъдимнәрне хуплаган һәм гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәм. Мондый җайга салынган эш Баш­кортстан һәм аның халкы тор­мышының барлык якларын яхшырту өчен зур әһәмияткә ия.

Тоташ алганда, республиканың социаль-икътисади хәле тотрыклы. Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы, салым ке­ременең үсеш темпы илдәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булачак. Социаль бурычлар тулы­сынча үтәлә. Инвестицияләр, төзе­леш, хезмәт хакы һәм керем дәрәҗәсе, эшсезлек күрсәткечләренә бәйле хәл җайга салына.

Русия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте һәм төбәкләр алдына тотрыклы икътисади үсешкә күчү, эшкуарларның активлыгын арттыру, социаль тотрыклылыкны ныгыту, халыкның яшәү сыйфатын күтәрү бурычы куя. Тышкы базарларда килеп туган хәлдә, бюджет чикләүләре шартларында моны, беренче чиратта эчке резервларга, инновацияләргә, идарәдәге яңа технологияләргә таянып эшләргә кирәк. Бүген, дөнья аеруча бик тиз үзгәргән шартларда, нәтиҗәле идарә хәлиткеч стратегик ресурс ролен ала. Икътисад, финанс һәм фәнни-техник прогрессны глобальләштерү, халыкара хезмәт базарын бүлү ачыктан-ачык төс алды. Яңа шарт­лар һәм хәвеф барлыкка килә. Әлеге процессларның билгесезлеге һәм үсешүче динамикасы карар кабул итүнең гадәти схемасын нигездән үзгәртә. Шул ук вакытта, кешегә, мәгарифкә, мәгълүмати техноло­гияләргә, идарә инновация­ләренә инвестицияләр салу аша тиешле запас булдыра алган төбәкләр яңа икътисади чынбарлыкка әзерлекле булып керә, өстенлек­ләргә ия була.

Безнең көннәрдә идарә итү модельләренең көндәшлеге кис­кенләшә. Бүген киләчәк вакыйгаларны алдан күрә белү, таләп ителүче үзгәрешләрне вакытында тәкъдим итү һәм алар белән акыллы идарә итү мөһим.

Республикада гамәлдә булган идарә итү системасының элекке алымнарны — дәүләт аппаратының артык зур структурасын, власть вәкаләтләренең чиктән тыш үзәкләш­терелүен, заманча компетентлы­лыкның, халык белән нәтиҗәле аралашу инструментларының җитеш­мәү сыйфатларын саклап калуын танырга кирәк. Әлеге система үзгәрешләр артыннан өлгерә алмый, шуңа күрә заманча таләпләргә җавап бирүдән туктый. Мәсәлән, дәүләт программалары һәм стратегияләре барлыкка килү этабында ук искерә: идарә объектлары үзгәрә, кайбер вәкаләтләр иҗтимагый һәм кор­поратив дәрәҗәләргә күчә һ. б. Бу мөһим бурычларны хәл итүдә социаль институтларның роле арту, гражданнарның, эшкуарлык берләш­мәләренең актив катнашуы кебек объектив процесслар белән бәйле.

Хөрмәтле коллегалар!

Бүген дөнья яңа икътисади формациягә күчә. Интернет һәм югары технологияләр чынбарлыкны үзгәртә, нәтиҗәлелекнең искиткеч артуын вәгъдә итә. Әлеге вакытта без дүртенче сәнәгать революциясе алдында торабыз. Бу этап әйберләр Интернеты, ясалма интеллект, 3D-матбугат, робот техникасы, электро­мобильләр үсеше белән аерылып тора. Композитлар һәм мета-материаллар барлыкка килә, энергиянең альтернатив чыганак­лары, нано-һәм биотехнологияләр үсешә. Алар, үз чиратында, киләчәк фәнни-техник прогрессының төп чыганагы булып торачак.

Күптән түгел генә мәгълүмати казанышлар, нигездә, медиа һәм телекоммуникацияләрне, өлешчә сәүдәне үз эченә алган булса, хәзер исә Интернет һәм аңа тиңдәш технологияләр төрле тармакларга үтеп керә. Бу транспорт, логистика, торак-коммуналь хуҗалык, энер­гетика, сәнәгать, төзелеш, медицина, мәгариф, бизнесның күп кенә тармакларына кагыла. Шул ук вакытта, үзара бәйләнеш һәм интеграция нигезендә булдырылучы заманча платформалар мәгълүмат белән алмашуны оптимальләштерүгә һәм идарә итүдә җитди карарлар кабул итүгә алып килә.

Беренче планга Интернет белән файдаланучы рәсми булмаган коммуникация каналлары чыга. Вир­туаль берләшмәләр, блог өлкәләре, социаль челтәрләр җәмәгатьчелек аңына йогынты ясый, юллар торышына, экологик хәлгә, бюджет акчаларын тотынуга, мәгариф һәм медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына контрольлек итүдә актив катнаша.

Халык ихтыяҗы һәм таләп­ләре дәрәҗәсе көннән-көн күтә­релә. Социологлар билгелә­вен­чә, соңгы 25 елда русиял­е­ләр­нең “тормыш дөньясы” ни­гездән үзгәргән. Бу төшенчә дөньяга караш принципларын, гомумкешелек кыйммәтләрен, яшәү мәгънәсен берләштерә. Дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан гражданга карата лаеклы мөнәсәбәт буларак аңлашылучы социаль гаделлеккә омтылу иң мөһим аспектка әверелә.

Кешеләр югары социаль якланганлык дәрәҗәсенә — гаран­тияләнгән шәхси хәвефсезлек һәм иминлеккә, гадел хезмәт ха­кына, уңайлы тормыш мохи­тенә ия булырга тели. Һәм бу барлык дәрәҗә власть алдында аерым таләпләр билгели.

Башкортстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатыннан гражданнарның 80 проценты канәгать. Бу — яхшы күрсәткеч. Әмма фикер өйрәнүдә катнашканнарның яртысы гына шәһәр һәм район хакимиятләре эшчәнлеге нәти­җәсе белән канәгать. Гомумән, шул исәптән сентябрьдә үткән сайлаулар нәтиҗәләре буенча да, халыкның властька таләп­чәнрәк була баруы һәм, шул ук вакытта, аңа ышануы күренә.

Бүген дәүләт һәм урындагы власть органнары эшчәнлеген камилләштерү буенча аерым чаралар кабул итәргә түгел, ә барлык дәрәҗәләрдә дә төбәк идарә системасын үзгәртергә кирәк. Моңа бәйле, республикада дәү­ләт, муниципаль һәм иҗтимагый идарәне эзмә-эзлекле модерни­за­цияләүне өстен­лекле бурыч дип исәплим.

Гамәлдәге административ системаның көчле якларын (җаваплылык, башкару дисциплинасы, коллектив алым, заманча ысуллар — тәгаен нәти­җә, инициатива һәр хезмәт­кәр­нең фидакарь эше — белән бер­ләш­те­рергә кирәк. Стратегик планлаштыру һәм эшлекле башлангычларны, дәүләт һәм дәү­ләтне­ке булмаган тармакларны, бюджет һәм финанслауның башка чыганакларын, контроль һәм башкаручыларның мөстәкыйль­леген берләштерүче яңа ысулларны өйрәнергә кирәк.

Шул ук вакытта идарә итүне модернизацияләү үзмаксат булып тормый. Властьның өстен­лекле бурычлары барысына да мәгълүм: алар — халыкның керемен арттыру, инвестиция­ләр-не үстерү, бюджетны тулыландыру. Әлеге максатларны гамәл­гә ашыруда идарә итү системасын камилләштерү төп инструмент буларак файдаланыла.

Хөрмәтле депутатлар!

Бүген идарә итү сыйфатын арттыру төбәкләрнең инвести­ция­ләр, хезмәт ресурслары һәм компетентлылык көндәшлегендә хәлиткеч фактор булып тора.

Русия Хөкүмәте кабул иткән Федерация субъектлары төрлә­ренә ярашлы, “үсеш локомотивлары — төбәкләре” исемлегенә Мәскәү һәм Санкт-Петербург, шулай ук, “федераль әһәмияткә ия сигез үзәк” керә. Илнең икътисади тормышында мөһим роль уйнаучы ун лидер-төбәк арасында Башкортстан да бар. Мондый югары статуска ия булу респуб­ликаның бүгенге урынын, шулай ук аның куәтен тану дигән сүз.

Безнең бурыч — илдә әй­дәү­­че һәм дөньяда билгеле фән, мәгариф, мәдәният, абруйлы халыкара конгресс мәйданчыгы үзәге булган, күптармаклы икътисады белән көндәшлеккә сәләтле төбәк буларак, акыллы идарә аша Башкортстанның заманча үсеш моделен булдырырга һәм гамәлгә ашырырга. Шул ук вакытта республиканың га­мәлдәге компетентлылыгын, көндәшлек өстенлеген — кешелек капиталын, отышлы географик урынын, бай табигый һәм сәламәтләндерү ресурсларын, үсешкән сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын, югары фәнни-мәгариф куәтен, инвестицион хәвефсезлеген — максималь рәвештә файдаланырга кирәк.

Мин алда атап үткән гамәл-дәге түбән нәтиҗәле административ идарә системасын яңа бурычларга яраклаштырырга кирәк. Башкарма власть органнары структурасын төптән уйлап оптимальләштерү, алар арасында вәкаләтләрне нәтиҗәле бүлү, заманча идарә һәм мәгъ­лүмати технологияләр нигезендә бер­төрле функцияләрне үзәк­ләш­терү зарур.

Тармак идарәсе моделеннән тора-бара кластер төренә күчү инновацияләрнең берсе булып тора. Әлеге вакытта катнаш тармак предприятиеләрен һәм оешмаларын берләштерү процессы җәелдерелә. Мондый ысулны дәүләт идарәсендә дә куллану мөһим. Кластер ысулы аерым тармакларның гына түгел, гому­мән, төбәк икътисадының һәм социаль өлкәнең көндәш­леккә сәләтлелеген арттырырга ярдәм итә.

Хөрмәтле коллегалар, дәү­ләт һәм муниципаль хезмәткәр­ләр­нең кадрлар составы, алар-ның белемлелеге һәм һөнәри әзер­леге аерым әһәмияткә ия.

2012 елдан башлап республикада Дәүләт һәм урындагы власть органнарында кадрлар сәясәте концепциясе гамәлдә, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә тест үткәрү үзәге эшли. Шуңа карамастан, җавап­лы вазыйфага тәгаенләгәндә карарларның ачыклылыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыру мөһим бурычларның берсе булып кала. Бу процессларны максималь рәвештә “сәламәтләндерү”, эш­кә, шул исәптән “Республика кадрлары” порталы аша, кабул иткән­дә конкурс тәртибенең үтәкүрен­мәлелегенә ирешү мө­һим. Сә­ләтле белгечләргә үзлә­ренең һөнәри һәм эшлекле сыйфатлары буенча лаеклы вазыйфага урнашырга ярдәм итүче “социаль лифт”ларны тулы куә­тенә эшкә кушарга кирәк. Власть органнарына нәтиҗәле эшләүче бизнес-структуралардан өйрә­нергә ки­рәк, чөнки алар кыйм­мәт­ле хез­мәткәрләрне сайлап алу һәм аларны дәртләндерү, эш­челәр белән идарә итүнең яңа механизмын үзләштерү мәсьәләләре буенча кадрлар агентлыкларына мөрәҗәгать итә. Әлеге өлкәдә һөнәри ысулларга һәм иннова­цияләргә таяну зарур.

Власть органнарының тәгаен булмаган гомум җаваплы­лы­гын­нан эшчеләрнең, дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт­кәрләрнең шәхси компетентлыгын һәм эш нәтиҗәлелеген бәя­ләүгә күчү, уңышлы эшләүче бел­гечләргә булышлык итү өчен аерым эш хакы системасын кер­тү зарур.

Гражданлык җәмгыяте үсеше күрсәткечләренең берсе — дәү­ләт хезмәтен ихтирам итү. Министрлык һәм ведомство, шәһәр һәм район хакимиятләре белгеч­ләре хезмәтенә түбәнсе­теп карау булырга тиеш түгел. Аларның хез­мәтенә тоташ тармак эше, урындагы мәсьәлә­ләрне хәл итү сыйфаты бәйле. Аларның күпче­леге — нәтиҗәсез идарә мохи­тендә эшләүче тәҗ-рибәле, белемле хезмәткәрләр.

Бүген республикада белгеч­ләр квалификациясен үстерү һәм аларны һөнәри укыту буенча килешенгән эш алып барылмый. Бу мәсьәлә белән министрлык, ведомство, вузлар, дәүләт карамагында булмаган оешмалар шөгыльләнә. Республиканың Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе, Мәгарифне үстерү институты аерым юнәлешләрне алып бара. Нәтиҗәдә, бу өлкә­дәге хәл бер системага тупланмаган һәм чынбарлык ихтыя­җыннан ерак тора.

Республика Хөкүмәтенә тел­гә алынган академия һәм институт белән бу өлкәдә берлек-тәге эшне көйләүне йөкләтәм.

Җитәкчеләр, дәүләт һәм муниципаль идарә органнары, пред­приятие һәм учреждение белгечләренең белемен даими камилләштерүне оештыру өчен һөнәри компетентлылык үзәге булдыру мәсьәләсен тикшерергә кирәк дип уйлыйм. Шулай ук, республика Башлыгы Хакимия­тенә Хөкүмәт белән берлектә якындагы яртыеллыкта, идарә өлкәсендәге үзгәрешләрне исәп­кә алып, кадрлар сәясәтен ка­мил­ләштерү программасын булдыруны һәм раслауны йөкләтәм.

Җитди бурычларның берсе — административ процессларны автоматлаштыру. “Электрон Хөкүмәт” программасы ярдә­мен­дә бу юнәлештә күп эшләр эш­ләнде. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча мөрәҗәгать­ләрнең 95 проценты хәзер электрон төрдә юнәлтелә. Ике ел элек бу күрсәткеч 30 процентка да җитми иде.

Барлык дәүләт мәгълүмат системаларын берләштергән документларны эшкәртү үзәге тулы куәтенә эшли башлады. Министрлык һәм ведомстволар бердәм электрон документ әйлә­неше системасын файдалана. Хәзер бу юнәлеш буенча муниципаль хезмәткәрләр эшен кө­чәй­тергә, район һәм авыл билә­мәләре хакимиятләре белгеч­лә­рен заманча мәгълүмат мохи­тен­дә эшләргә өйрәтергә кирәк.

Әлеге вакытта республикада хезмәтләр күрсәтү буенча 2 меңнән артык муниципаль норма гамәлдә. Бертөрле стандарт булдырырга һәм якындагы яртыеллыкта ихтыяҗ белән файдаланылучы хезмәтләрне электрон төргә күчерергә кирәк.

Тиешле мәгълүмати-аналитика базасы булдырмыйча яңа идарә сыйфатына ирешү авыр. Русиянең зур компанияләре корпоратив менеджментын модер­низацияләүнең уңышлы тәҗри­бәсе аналитик хезмәт эше белән турыдан-туры бәйле.

Тармак, шәһәр округлары һәм муниципаль районнар үсеше торышын комплекслы бәяләү өчен Башкортстан Хөкү­мәте һәм республика Башлыгы Хакимия­тенә ведомствоара аналитик үзәк булдыру мәсьәләсен җентекле өйрәнүне йөклим.

Хөрмәтле коллегалар!

Ил җитәкчелеге дә безнең алга идарәне модернизацияләү бурычы куя. Русия Хөкүмәте күпбаскычлы идарә вертикале системасын сыйфатлы камил­ләш­терүгә юнәлеш тота. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин рәислегендә Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет булдырылды. Бу проектлар икътисади үсешне тизләтү, русиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча май указларында билгелән-гән бурычларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Ил башлыгы белдерүенчә, иң мөһиме — проектларның максаты халык ихтыяҗы һәм мәнфәгатенә туры килергә тиеш, шул очракта гына аларны үтәү гомумдәүләт өстен­леге булачак.

Русияне стратегик үстерүнең төп 11юнәлеше билгеләнде. Алар арасында — сәламәтлек саклау, мәгариф, ипотека һәм торак арендасы, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите, халыкара хезмәттәшлек һәм экспорт, хезмәт җитеште­рүчән-леге, кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык итү, контроль һәм күзәт­челек эш­чәнлеге реформасы, хәвеф­сез юллар, моношәһәрләр һәм тирә-як мохитне саклау. Әлеге бурычларны хәл итүнең төп инструменты сыйфатында барлык дәрәҗә власть орган­нарының идарә итүнең проект техноло­гияләренә күчүе бил­геләнде.

Бүген стратегик планлаштыру өлкәсендә, бюджет процес­сының дәүләт программаларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру тәр­тибен үзгәртү өлешендә, дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәтне башкару өлкәсендә федераль хокукый акт­лар актив камилләштерелә. Хөрмәтле депутатлар, әлеге мәсьәләләр буенча башлангыч­ларыгызны Дәүләт думасына үз вакытында җибәрүегезне, республика за-кон­нарына тиешле үзгәреш­ләрне тоткарламый кертүегезне сорыйм.

Проект идарәсенә күчү буен­ча эш республикада актив җәел­дерелә башлады. Төбәк проект офисы булдырылды. Башкарма власть органнарында эшче төркемнәр формалаша, норматив хокукый база булдырыла. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт­кәрләрне проект техноло­гия­ләренә укытуны оештырырга, проект эшчәнлеге белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын булдырырга кирәк.

Хөкүмәткә, Русияне стратегик үстерүнең төп юнәлешләренә ярашлы, проект башлангычларын, шулай ук, республикада тор­мыш сыйфатын арттыруга юнәлтелгән өстенлекле проектларны оператив рәвештә әзерләргә кушам. Алар икътисад тармаклары һәм социаль өлкә нәтиҗәлелеген арттыруга, ресурсларны төп юнәлешләрдә туплауга ярдәм итүче идарә итү юлларын үз эченә алырга тиеш. Аларның һәрберсендә тәгаен вазыйфадагы кешенең анык эш нәти­җәләрен билгеләргә кирәк.

Халык һәм бизнес тарафыннан проектлар нәтиҗәләренә бәя бирүне оыштыру мөһим. Алар белән үзара элемтә һәм идарә итү юлларын үзгәртүне тәэмин итү өчен даими рәвештә план күрсәткечләре мониторингын үткәрергә, социаль сорау алулар мөмкинлекләрен актив файдаланырга кирәк.

Идарәне модернизацияләүгә алынган юнәлешне системалы гамәлгә ашыру, бу эштә анык нәти­җәләргә ирешү өчен Хөкү­мәткә һәм республика Башлыгы Хакимиятенә дәүләт һәм урындагы власть органнарының эш сыйфатын яхшырту, иҗтимагый идарә төрләрен үстерү буенча чараларны үз эченә алган тиешле дәүләт программасын әзер­ләүне йөклим.

Хөрмәтле депутатлар!

Төбәкнең өстенлекле проектлары кысаларында хәл итүне таләп итүче бурычларның иң мөһимнәрен атап үтәсем килә.

Сәламәтлек саклау системасыннан башлыйм. Соңгы елларда аңа җитди дәүләт инвестиция­ләре юнәлтелде, медицина уч­реж­дениеләре заманча җиһаз­ландырылды, яңа эш стандартлары билгеләнде. Шул ук вакытта гамәлдәге идарә ысуллары шартларында тармакны арытаба финанслауны арттыру хәлне яхшыртмаячак. Димәк, ресурсларны демографик күрсәтк­ечләрнең уңай динамикасы, халык үлемен киметү, медицина ярдәме күр­сә­тү сыйфатын арттыру өле­шендә күбрәк файда китерердәй юнәлешләргә тупларга кирәк.

Республикада аналар үлеме очракларын киметүдә ярыйсы гына нәтиҗәләргә ирешелде. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, агымдагы ел­ның тугыз аенда сабыйлар үлеме 21 процентка кимеде. Моның бик мөһим булуын аңлау өчен бер мисал китерәм: бүген бу күрсәткеч 1996 ел белән чагыштырганда — өч, 2005 ел белән чагыштырганда ике тапкыр азрак.

Йөкле хатын-кызларга ярдәм күрсәтүнең өч дәрәҗәдән торган системасы гамәлдә. Шушы көн­нәрдә Республика перинаталь үзәге файдалануга тапшырылды. Хәзер квалификацияле бел­геч­ләр булышлыгы белән бала тудыруда ярдәм итү хезмәтен ныгыту өстендә эшләргә кирәк.

Гражданнар, аеруча еракта урнашкан территориядә яшәү­челәр, шулай ук, зур медицина үзәкләреннән читтә булганда юл-транспорт фаҗигасендә җәрәхәт алганнар медицина, шул исәптән ашыгыч медицина, ярдәмен вакытында алырга тиеш. Медицина учреждение­ләрен авиация-техник хезмәтләр белән тәэмин итү, өстәмә вертолет мәйданчыклары төзү буенча федераль проект кысаларында санитар авиация мөм­кинлекләрен киңәйтергә кирәк.

Тагын бер мөһим юнәлеш — торак төзелешен, ипотека кредитлавын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү. Республикада файдалануга тапшырылган торакның рекордлы күрсәткече алданган дольщиклар проблемасын хәл итәргә, шулай ук, торак белән тәэмин итүдә Русия буенча уртача күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итте. Шуңа карамастан, якынча 90 мең гаилә торак шартларын яхшырту буенча чиратта тора. Нәтиҗәле проект һәм идарә ысуллары белән арзан торак төзү темпларын арттыру мөһим.

Агымдагы елның ноябрендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны 2025 елга кадәр торак биналары белән тәэмин итү буенча республика программасы концепциясе расланды. Ул киләсе елда ук гамәл­гә ашырыла башлаячак.

Яңа территорияләрдә инженерлык һәм социаль инфраструктуралар булмау тоткарлаучы фактор булып тора. Инженерлык челтәрләрен үстерү буенча аерым программа булдыру зарур. Ул торак төзү өчен тә­гаен­ләнгән җир участокларын коммуника­цияләргә кушу өчен түләүләрне киметүне, шулай ук, чимал белән тәэмин итүче оешмалар исәбенә тиешле инфраструктура төзү чараларын үз эченә алырга тиеш.

Тиешле Агентлык мөмкин­лекләрен гамәлгә ашырып, ипотека кредиты уңайлылыгын арттырырга, торак арендасы базарын көйләргә кирәк. Соңгысы беркем тарафыннан да конт­роль­дә тотылмый һәм шуңа күрә хакларны ясалма арттыруга китерә. Гамәлдә булган, шулай ук, якын арада эшкә кушылачак яңа механизмнарны — социаль ипотека, сатып алу хокукы белән арендалау, социаль тәгаенлә­нештәге торакны арендага алуны үстерү мөһим.

Власть эшчәнлеге сыйфаты торак-коммуналь хуҗалык торышы буенча да бәяләнә. Соңгы елларда бу юнәлештә күп эшләр башкарылды. Үзгәреш күренә, әмма башка төрле динамика кирәк. Дәүләт структуралары, бизнес һәм халык тарафыннан бу тармакны үстерү буенча өстәмә тырышлык салу кирәк.

Торак-коммуналь хуҗалык­ның киләчәге дәүләт, муниципаль һәм шәхси партнерлыкка бәйле. Мондый үзара җаваплы­лык күпфатирлы йортларга идарә итү нәтиҗәлелеген арттырырга, төзекләндерү программаларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыруга халыкны җәлеп итүгә ярдәм итәчәк. Республика Хөкүмәтенә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен әлеге инструментлар аша камилләштерү мәсьәләләрен өйрәнүне йөклә­тәм.

Хөрмәтле коллегалар!

Федераль үзәк тарафыннан билгеләнгән стратегик үсешнең төп юнәлешләрен без үзебез күрә белгән өстенлекләр, Башкортстан өчен “үсеш нокталары” белән тулыландырырга тиеш.

Бренече чиратта, идарә системасын икътисадның төп өлкәләрен үстерү аша камил­ләш­терергә кирәк.

Беренчесе — нефть эшкәр­тү, химия һәм нефть химиясе. Республика өчен нигез булып торучы һәм аның бюджетының өчтән бер өлешен тәэмин итүче тар­макның төп бурычлары — җи­теш­терүне төрлеләндерү, продукция ассортиментын ки­ңәйтү, илебез технологияләрен файдаланып, азтоннажлы химияне үстерү, табигатьне саклау эшчән­леге сыйфатын арттыру.

“Башнефть” компаниясенең дөньядагы иң эре нефть-газ корпорацияләренең берсе — “Роснефть” структурасына кушылуы мөһим адымга әверелде. Хәзер бу берләшүдән җитди синергетик нәтиҗәгә ирешү мөһим. Республиканың нефть комплексы глобаль чимал чыганагына, новацияләр кертү өчен куәтле ресурсларга, продукциянең дөнья базарына чыгуына ия булды. “Роснефть”, үз чиратында, Башкортстан предприятие­ләренең югары технологияле производствосын үз эченә алды. Моннан тыш, Башкортстан өчен “Роснефть” — тармак фәне һәм мәгарифе өчен мөмкинлек­ләрнең киңәюе, яңа заказлар, завод һәм инжиниринг үзәкләре өчен яңа эш урыннары, социаль программаларны гамәлгә ашыру. Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы белән “Роснефть” компаниясе арасында хезмәт­тәш­лек турында килешү төзе­ләчәк, ул партнерлыкның барлык үсеш юнәлешләрен үз эченә алачак.

Тармак үсешенә идарә итү­нең башка юлы сәнәгать объект­ларының берләшүен күзаллый. Агымдагы елда Русия Хөкүмәте 11 инновацион кластерны сайлап алды. Алар арасында рес­пуб­­ликаның 160 предприятиесен үз эченә алучы нефть-химия кластеры да бар. Киләсе елда кластер үсешенә федераль бюджеттан 140 миллион сум, 2018 елда тагын 500 миллион сум юнәлтү планлаштырыла. 2020 ел ахырына бу максатка бюджеттан тыш чыганаклардан якынча 30 миллиард сум җәлеп ителергә тиеш. Нәти­җәдә, әлеге предприятиеләрдә хезмәт җи­тештерүчәнлеге 20 процентка артачак, патентлар саны өч тапкыр үсәчәк. Ел саен 30дан артык технологик стартапны эшкә кушу планлаштырыла.

Тармакның кластер үсешенә бәйле колачлы мәсьәләләрне хәл итү белән махсус офис шөгыльләнергә тиеш. Аны булдыруны республика Хөкүмәтенә йөкләтәм.

Республика икътисадының икенче “үсеш ноктасы” — агросә­нәгать комплексы. Аерым район­нарда зур проектларны гамәлгә ашыру, мегакомплекслар төзү, фермаларны төзеклән­дерү әлегә авыл хуҗалыгы җитеште­рүчән­леген сизерлерлек арттыруга китермәде.

Бүген авыл хуҗалыгы про­дук­циясенең тулаем күләменең өчтән ике өлешен шәхси хуҗа­лыклар җитештерә. Аларны бер­ләштерү өчен шартлар булдырырга, үстерелгән продукцияне сату, саклау, эшкәртү системасын, “түтәлдән — киштәләргә кадәр” сәүдә элемтәсен көйләргә кирәк. Шәхси хуҗалыкларга яр­дәм буенча, шул исәптән, җиһаз­лар һәм яшь мал сатып алуга тотынылган чыгымнарны ком­пен­сацияләү өлешендә, нәти­җәле чаралар күрү мөһим. Агрофраншизаны арытаба тара­туның — яңа эш башлаган эшкуарларны гамәлдә булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре “чылбырына” җәлеп итүнең — киләчәге бар дигән фикердәмен. Шул ук вакытта эре һәм урта авыл хуҗалыгы предприя­тие­ләрен үстерүне дәртләндерергә, ныклы хуҗалыклар нигезендә агрохолдинглар төзүне дәвам итәргә кирәк.

Балыкчылык тармагы да игътибар таләп итә. Бүген республика балык продукциясе ихтыя­җын өч процентка гына канәгать­ләндерә. Урал аръягы һәм төньяк-көнчыгыш районнары эшкуарларының балыкчылык хуҗалыгын үстерү буенча уңыш­лы башлангычларын хупларга, аларның тәҗрибәсен уртаклашырга кирәк.

Умартачылык, аеруча аның экспорт куәте тиешенчә файдаланылмый. Алда тармакның лаборатор һәм логистик инфраструктурасын ныгыту тора.

Өченче бурыч — террито-рияләрне һәм муниципалитетларны үстерү. Республикада урбанизация процессы, шәһәрләр­не үстерү дәвам итә. Авылларда да хәл үзгәрә. Аграр җитеш­терүне механикалаштыру, заманча эш урыннары булдыру белән беррәттән, авыл эшчән­нәренең тормыш сыйфатына, хезмәт һәм ял шартларына, торак пунктларын төзекләндерүгә карата таләпләре артуын күрә­без.

Соңгы елларда республикада яңа җитештерү төрендә “җәлеп итү нокталары” барлыкка килде, халыкның хезмәт мобильлеге артты. Шул ук вакытта муниципалитетларның социаль-икътисади, демографик күрсәт­кечләре, шул исәптән уртача хезмәт хакы, салым һәм салым булмаган керемнәр, төп капиталга инвестицияләр динамикасында тотрыксызлык күзәтелә. Социаль, инженерлык, юл инфраструктурасы үсеше темплары аерылып тора. Урыннардагы бюджет кереме өчтән бер өле­шен генә тәшкил итә. Күпчелек муниципалитетларда җитди инвестицияләр, эре проектлар, уйланылган “үсеш нокталары” юк. Кызганычка каршы, кайбер районнарда халыкның миграцион агымы һәм табигый кимүе дәвам итә.

Әлеге шартларда муниципа­литетларның икътисадын коо­­перацияләүгә басым ясарга, берлектәге хуҗалык җәмгыять­ләре төзергә, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт өлкәләрендә муниципальара проектлар булдырырга, территориаль планлаштыру документларын әзерләгәндә уртак мәнфә­гатьләрне исәпкә алырга, максатлы инвестицион программа, юлларны ремонтлау һәм төзү буенча территориаль заказларны формалаштыру зарур.

Муниципалитетлар чиклә­рендә урнашкан мәгариф, сәла­мәтлек саклау, мәдәният учреж­дениеләрен, спорт корылмаларын, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм саклау буенча куәтләрне, су тәэминаты системасын, башка инженерлык һәм социаль инфраструктура объектларын берлектә файдалану мәсьәләләрен өйрәнү мөһим.

Хөкүмәт ярдәме белән шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына төрле юнәлеш­ләр буенча муниципальара хезмәт­тәш­лек өлешендә проект башлангычлары әзерләргә ки­рәк. Муниципалитетларның үза­ра ярышуыннан файдалы хез­мәт­тәшлеккә һәм партнерлыкка күчү мөһим.

Шулай ук, урыннарда тормыш шартларын территориаль-иҗтимагый үзидарә аша яхшыртуда гражданнар катнашлыгын активлаштырырга, урыннардагы башлангычларга һәм “халык бюджеты”на булышлык итәргә кирәк.

Башкортстанның муниципаль берәмлекләре белән Чилә­бе, Курган, Ырынбур, Свердловск өлкәләре арасында якынча 20 килешү гамәлдә. Әлеге эшлекле һәм мәдәни элемтәләр төбәкара проектларны гамәлгә ашыру, товар әйләнешен арттыру, урындагы икътисадны ныгыту өчен ныклы терәк булырга тиеш.

Муниципалитетлар хезмәт­тәшлеген киңәйтүгә юл инфраструктурасын үстерү дә ярдәм итә. Стәрлетамак — Кага — Магнитогорск автомобиль юлы, шулай ук, төньяк һәм төньяк-көн­чыгыш районнар өчен мөһим бул­ган Бөре — Тастүбә — Сатка трас­сасы төзелә. Уфада агымдагы елда федераль һәм республика магистральләре кисе­лешендә Затон күпере файдалануга тапшырылды. Күпер­ләр төзелешен арытаба да дәвам итү планлаштырыла. Бу шәһәр аша барлык юнәлешләр буенча автомобильләр агымын тизлә­тергә ярдәм итәчәк.

Әлеге вакытта Уфа агломе­рациясенең Транспорт инфраструктурасын комплекслы үсте­рү программасы эшләнә. Аның составына Уфадан 100 чакрым радиуста урнашкан 6 муниципаль район керә. Республиканың әлеге һәм башка территория­лә­ренең икътисади һәм инфраструктур элемтәләрен ныгыту җитди синергетик нәтиҗә бирә­чәк.

Дүртенче “үсеш ноктасы” — кече һәм урта бизнесны үсте­рү. Нәкъ ул икътисади һәм иҗти­магый тормышта үзгәрешләрнең тиешле динамикасын билге­ләргә тиеш.

Бу моношәһәрләр өчен аеруча мөһим. Алардагы хәл шәһәрне булдыручы предприя­тиеләр торышы начараюга бәйле катлауланды. Республика моно­шәһәрләрдә кече бизнеска булышлык итү өчен алынган финанс күләме буенча федераль конкурста беренче урынны били. Арытаба да әлеге юнәлештә эшләячәкбез. Алдынгы социаль-икътисади үсеш территорияләре формалаштыру буенча программа кысаларында актив эшкуарларга үз бизнесын оештырырга, яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәргә кирәк.

Эре компанияләр сатып алулары кече предприятиеләр өчен дә уңайлы булсын өчен шартлар тудыру мөһим. “Бизнес өчен күпфункцияле үзәк” проекты кысаларында “бердәм тәрәзә” системасын, шул исәптән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармагында, лизинг компанияләре булдыру ярдәмендә кредит-гарантия булышлыгын файдаланырга кирәк.

Эшкуарлык эшчәнлегендә дәүләт идарәсе мәсьәләсе, шулай ук, игътибар таләп итә. Хөкүмәткә республиканың дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарының контроль вәкаләт­ләренең артык күп булу предметына тикшерергә кушам. Владимир Владимирович Путин үз Юлламасында билгеләгәнчә, тикшерүләр үткәрү урынына эшкуарларга консультацияләр бирергә, нәтиҗәле эшләүче бизнес төзергә ярдәм итәргә кирәк.

Коррупциягә каршы тору — мөһим юнәлеш. Ул үсешне тоткарлаучы фактор булып тора, эшкуарлык үсешенә комачаулый, эшлекле мохиткә кире йогынты ясый.

Коррупциягә каршы көрәш буенча структураны ныгыту, әлеге өлкәдә законнарны үстерү хәлне яхшырту буенча җитди адым булды. Кабул ителүче чаралар ярдәме белән ришвәт алу, милеккә рейдер һөҗүме, бизнеска законсыз басым ясау очраклары елдан-ел кими. Корруп­ция­гә каршы уңышлы көрәшү өчен власть белән җәмәгать­челек көчен берләштерергә, бу эшкә эшкуарлык оешмаларын, киңкү­ләм мәгълүмат чараларын җәлеп итәргә кирәк.

Хөрмәтле коллегалар!

Киләсе 2017 ел “Экология һәм аеруча сакланучы табигать территорияләре елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан берничә мөһим проект гамәлгә ашырылачак. Сүз дәүләт, муниципаль һәм шәхси партнерлык механизмнарын файдаланып, сәнә­гать һәм коммуналь чистарту корылмаларын модерниза­цияләү, төбәк операторлары катнашлыгында көнкүреш калдыкларын нәтиҗәле эшкәртү системасын булдыру турында бара. Бүген республикада каты көнкүреш калдыклары полигоннары 23 квадрат километр мәй­данны били. Рөхсәтсез чүплекл­әр саны исә берничә тапкыр күбрәк.

Аеруча сакланучы табигать территорияләрендә тәртип урнаштырырга, заманча туризм өчен шартлар тудырырга, хезмәт күрсәтү инфраструктурасын камилләштерергә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Билгеләнгән бурычларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен власть белән бизнес-структуралар, гражданлык җәмгыятьләре институтлары арасында нәти­җәле элемтә булдыру мөһим. Бу уңайдан эшкуарлык берлек­ләре һәм ассоциацияләр, рес­пуб­ликаның Сәүдә-сәнәгать, Иҗ­тимагый палаталары, министрлык һәм ведомстволар каршындагы Иҗтимагый советлар, коммерция карамагында булмаган берләшмәләр, милли—мәдәни үзәкләр мөмкинлекләрен файдаланырга, гражданнар мөрәҗә­гатьләре белән эш системасын камилләштерергә кирәк. Дәүләт органнарының мәгълүмати ачыклылыгын арттыруны дәвам итү мөһим.

Бу процесста, күпьяклы аралашу каналы буларак, киңкүләм мәгълүмат чараларының конструктив катнашлыгы мөһим әһәмияткә ия. Республиканың киңкүләм-медиасы белән идарә итү алымнарының реформа таләп итүен танырга кирәк. Басма матбугатны бердәм холдингка берләштерү буенча беренче адым әлегә тиешле нәтиҗә бирмәде. Республика Хөкүмә­тенә төбәкнең киңкүләм мәгъ­лүмат чараларына идарә итүнең оешкан структурасын арытаба камилләштерү буенча тәкъдим­нәр әзерләргә кушам. Гәзитләр, телевидение, радио, мәгълүмат агентлыклары заманча һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш.

Дәүләт һәм җәмгыять диалогы, гомумән, алга хәрәкәт итү ышанычтан башка мөмкин түгел. Бу — кыйммәтле социаль капитал һәм дәүләтнең мәдәният­лелеге күрсәткече. Үзара аңлаш­канда гына бу капитал матди, икътисади һәм аның башка төрләренә уңышлы кушыла ала. Гражданнарның властька ышанычын гамәлдәге эшләр белән генә ныгытырга мөмкин. Алда торган бурычларны берләктә хәл итүнең уңышы шуңа турыдан-туры бәйле.

Гражданлык җәмгыятен үстерүдә коммерция карамагында булмаган социаль юнәлешле оешмалар мөһим роль уйный. Соңгы өч елда аларга булышлык итү өчен якынча 1,5 миллиард сум юнәлтелде. Бу эш буенча Башкортстан — илдә лидерлар сафында. Әлеге төрдәге оеш­маларның социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын арттыру, сәламәтлек саклау, мәгариф, халыкны социаль яклау өлкәлә­рендә көндәшлеген үстерү өчен бюджет акчаларына хокукын киңәйтергә кирәк.

Юллама белән чыгыш ясаганда Владимир Владимирович Путин, Февраль һәм Октябрь революцияләренең якынлашып килүче 100 еллыгына басым ясап, Ватан тарихын ихтирам итү мөһимлеген билгеләде. “Аның сабаклары, беренче чиратта, безгә иҗтимагый, сәяси һәм гражданлык бердәмлеген ныгыту өчен кирәк. Без бүген аңа ирештек дип уйлым, — диде дәүләт башлыгы. — Без — бер­дәм халык һәм Русия дә берәү генә”.

Бу тезис Башкортстанның күпмилләтле халкы өчен дә якын. Безне республика тарихы һәм мәдәниятенә булган ихтирам, күпгасырлык дуслыкны саклап калырга тырышу көче берләш­терә. Без дини һәм милли бәй­рәм­нәрне бергә билгелибез, казаныш һәм уңышларга сөе­нәбез. Моның арытаба да дәвам итәчә­генә шигем юк. Башкортстан оешуга 100 ел тулуны бил­геләүгә багышланган проект кысаларында гражданнарның барлык җәмәгать башлангычларын тулы куәтенә гамәлгә ашырырга кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Бүгенге хәл-шартларда икътисади үсешне тергезү генә мө­һим түгел, Дәүләт идарә­се­нең яңа моделен файдалану исә­бенә аның озайлы, тотрыклы үсеш динамикасына, республикада тормыш сыйфатын яхшыртуда җитди нәтиҗәләргә ирешү мөһим.

Искергән инструментлар һәм модельләр ярдәмендә лаеклы киләчәк төзеп булмый. Игътибарны төп мәсьәләләргә туплау, белемле планлаштыру һәм анык оештыру, акыллы этәргеч һәм нәтиҗәле контроль, уйланылган һәм фәнни нигезләнгән карарлар яңа идарә стратегиясенең үзә­генә әверелергә тиеш.

Җәмгыять бездән бердәм команда эшен һәм тәгаен казанышларга ирешүне көтә. Хөр­мәтле депутатлар, билгелән­гән максатларны исәпкә алып, башкарма власть белән шундый ук нәтиҗәле үзара бәйләнешнең дәвам итәчәгенә ышанам.

Безнең алда авыр, колачлы бурычлар тора. Алар ресурсларны гына түгел, көч, белем, тәҗрибә туплауны, рух ныклыгын таләп итә. Куелган максатларга ирешербез дип ышанам.

Рәхмәт!
Читайте нас: