“УМникум” күпфункцияле мәдәни-мәгариф үзәге Русия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән илнең кече шәһәрләрендә мәдәни үсеш үзәкләре төзү программасы кысаларында булдырылды. Объект төзелешенә 100 миллион сумнан артык акча тотынылган, шуның 50 миллион сумы — федераль, тагын 50 миллионы — республика, 760 меңе муниципалитет бюджетларыннан бүленгән. Тагын 20 миллион сум үзәкне заманча җиһазландыруга юнәлтелгән.
1,5 мең квадрат метр мәйданны биләгән үзәктә 320 урынлы тамаша залы, китапханә-мәгълүмат зонасы, компьютер үзәге, робот-техника, авиамодельләштерү, киберспорт, анимация, мультипликация секцияләре, телевидение һәм тавыш яздыру студияләре урнашкан. Аның директоры Николай Баранов белдерүенчә, биредә балалар инновацион иҗат үзәге булдырылган.
Төбәк Башлыгын фойеда чын робот каршы алды. Арытаба Рөстәм Хәмитов китапханә зонасында булды, биредә илнең әйдәүче китапханәләре архивлары белән файдалану мөмкинлеге, мәгълүмат ресурслары базасы, шул исәптән Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән укучылар өчен иң яхшы 100 фильмның тулы пакеты булдырылган. Шунда ук түгәрәкләр үткәрү мөмкинлеге булган уку зонасы урнашкан. Рөстәм Хәмитов, тарих түгәрәгенә йөрүче балалар белән аралашты.
Компьютер үзәгендә балалар 3D модельләштерү белән шөгыльләнә. Республика Башлыгына Бөре мәктәпләренең берсендә белем алучы укучы эшләгән мәгълүмат панелен тәкъдим иттеләр. Ул мәктәп яңалыкларын, дәрес расписаниесен, сыйныфтан тыш чараларны белергә, виртуаль рәвештә мәктәп музее белән танышырга ярдәм итә.
Киберспорт секциясенә World of Tanks, Counter-Strike һәм башка команда онлайн-уеннары белән профессиональ шөгыльләнүче һәм ярышларда даими катнашучы балалар йөри. Түгәрәк җитәкчесе төбәк Башлыгы белән команданың Русия һәм халыкара чемпионталарда катнашуы мөмкинлеген тикшерде.
Арытаба Рөстәм Хәмитов заманча җиһазландырылган телевидение һәм тавыш яздыру студияләре эшчәнлеге белән танышып, балалар телевидениесенә интервью бирде. Анимация студиясендә республика Башлыгы үзләре мультфильмнар төшерүче балалар белән фикер алышты. Аларның эшләре дипломнар белән бүләкләнгән.
Николай Баранов белдерүенчә, үзәк территориясендә экология лабораториясенә әвереләчәк парк зонасы һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен махсус спорт мәйданчыгы булдыру планлаштырыла. Җәй көннәрендә ачык һавада китап уку зонасы оештырылачак. Рөстәм Хәмитов мондый искиткеч үзәктә шөгыльләнү мөмкинлеге булган балаларга чын күңелдән көнләшеп каравын белдерде.
Шунда ук Башкортстан Башлыгы “Бердәм мәдәни-мәгариф киңлеге булдыру — яңа төрдәге мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең нигезе” дигән темага мәдәниятне үстерү буенча II Республика киңәшмәсе үткәрде.
Арытаба Рөстәм Хәмитов “Аврора” мәдәни-күңел ачу комплексында “Башкортостан” киностудиясе оештырган кинематография күргәзмәсе белән танышты һәм Русия киносы елын ябу тантанасын карады.
Республика кинематографчылары эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясау барышында, агымдагы елда төшерелгән ике яңа тулы метражлы фильм трейлеры тәкъдим ителде. Алар — Булат Йосыповның “Бабич” дигән тарихи картинасы һәм Айнур Әскаровның “Яратып Уфадан” дип аталган лирик комедиясе. Проектлар Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Башкортстан Башлыгы грантларына гамәлгә ашырылган.