Кичә Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирде. Чарага 1437 журналист аккредитация үткән, узган елда 1392 матбугат чарасы вәкиле катнашкан иде.
Владимир Путинның уникенче зур матбугат конференциясе “Беренче канал”, “Россия 1”, “Россия 24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә туры эфирга чыкты.
Ил икътисады һәм социаль өлкә, шулай ук Сүриядәге вакыйгалар – төп темалар булды.
Русия Президентының матбугат конференциясе турында тулырак гәзитнең алдагы саннарының берсендә укырсыз.