+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 декабрь 2016, 02:00

Республика парламенты нәтиҗәле эшләде

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика парламентының 2016 елдагы эш йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үткәрде.

— Узып баручы елда парламент тарафыннан каралган мәсьәләләрнең иң мөһиме республика бюджеты белән бәйле. Аның турында фикер алышулар катлаулы булды. Шулай ук “Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектына үзгәрешләр кертү дә шактый катлаулы үтте. Үзгәрешләр чынлап та мохтаҗ кешеләрне җир белән тәэмин итү өчен кирәк. Гомумән алганда, республика парламенты комитетлары нәтиҗәле эшләде, — диде Константин Борисович.

Республика парламенты үз эшендә ачыклык принципларына өстенлек бирә. Дәүләт җыелышы-Корылтай кабул иткән законнарны аңлатуда, парламент эшчәнлеген яктыртуда матбугат чаралары зур ярдәм күрсәтә, дип ассызыклады парламент Рәисе.

Очрашуда Константин Толкачев “Парламент темасына иң яхшы материал” конкурсында җиңүче журналистларны бүләкләде. Алар арасында “Кызыл таң”ның бүлек мөдире Фәнүз Хәбибуллин да бар. Каләмдәшебез “Басма матбугат чаралары” номинациясендә җиңүче дип табылды, дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
Читайте нас: