+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 декабрь 2016, 02:00

“Бердәм Русия” уңышларын барлады

27 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе үтте. Чарада Русия Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Уфа шәһәр округы Советы депутатлары, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, урындагы бүлекчә һәм башкарма комитетлар секретарьлары, партия һәм “Яшь гвардия” активистлары катнашты.

– Бүген без бирегә үткән дүрт елга йомгак ясау һәм алдагы эшчәнлегебезгә бурычлар билгеләү өчен җыелдык. Партиянең абруе сыйфат һәм сан ягыннан арта. Бүген 89 меңнән артык кеше партия сафында тора, соңгы елларда гына да аларның саны 4 меңгә артты, — диде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев.

2013 елның 8 сентябрендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайланды. Тавыш бирүдә 53 процент сайлаучы катнашты. “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе 76 проценттан артык тавыш җыйды һәм парламентта 49 депутат мандаты алды. Өстәмә сайлауларны да исәпкә алып, хәзер республика парламентында “Бердәм Русия”дән 93 депутат эшли.

2014 елның 14 сентябрендә Башкортстан Президентын вакытыннан алда сайлауларда республика халыкның 81,7 проценты “Бердәм Русия” партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән гамәлдәге җитәкче Рөстәм Хәмитов өчен тавыш бирде.

2015 елның 13 сентябрендә урындагы сайлауларда 11 партиянең төбәк бүлекчәсе вәкилләре депутат мандаты өчен көрәште. Анда да “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар ышанычлы җиңү яулады — 5375 мандат (74 процент) бу сәяси партиядә.

Быел 18 сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт думасына, урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлаулар үтте. Депутатларның яңа корпусы 1800 кешегә тулыланды. Бу сайлауларда “Бердәм Русия” партиясе яхшы нәтиҗәгә иреште.

Дәүләт думасында Башкортстаннан барлыгы 15 депутат эшли, шуларның 11е — “Бердәм Русия”нең республика бүлекчәсеннән.

Конференциядә Константин Толкачев — яңа срокка “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре итеп, шулай ук партиянең төбәк Сәяси советына, төбәк Конроль-ревизия комиссиясенә әгъзалар сайланды.
Читайте нас: