+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 декабрь 2016, 02:00

Илдә югары экологик мәдәният булдыру мөһим

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә экологияне киләчәк буын мәнфәгатендә үстерү мәсьәләләренә багышланган Русия Дәүләт советы утырышында катнашты.

Анда глобаль экология проблемаларын хәл итүдә Русиянең роле һәм урыны, тирә-як мохитнең юкка чыгуын һәм табигать байлыкларының сарыф ителү хәвефен киметү, тупланган зыянны бетерү, сәнәгатьтә заманча чистарту технологияләре куллану, туфракка һәм суга зарарлы матдәләр чыгару күләмен киметү кебек озайлы экологик үсешнең төп бурычлары тикшерелде.

Утырышны ачып, Русия Президенты Владимир Путин 2017 елның “Экология елы” дип игълан ителүен хәтергә төшерде. Тирә-як мохитне саклау — дәүләт икътисадының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен генә түгел, беренче чиратта кеше тормышының сыйфатын яхшырту, төбәкләрнең куәтен үстерү өчен дә мөһим юнәлеш.

— Төп мәсьәлә — беренче чиратта сәнәгатьне яңа технологик җиһазлар белән тәэмин итеп, заманча технологияләрне файдаланып, атмос­ферага, туфракка һәм суга зарарлы матдәләр чыгару күләмен киметү, —диде дәүләт башлыгы. — Зыянлы калдыкларга бәйле хәл бик начар булып кала. Шәһәр халкының яртысы зарарлы һава сулап яши. Җир өсте суларының зур гына өлеше “пычрак” һәм “нык пычрак” дип бәяләнә. Халыкның җиде проценты сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителмәгән. — Арытаба да, мөһимрәк мәсьәләләргә сылтанып, ярым-йорты чаралар күрсәк, 2050 елга зыянлы матдәләр һәм парник газ күләме критик чиккә җитәчәк. Ә бу киләчәк буынга яшәү өчен яраксыз мохит калдыруыбызны аңлата. Шуңа күрә табигатьне пычрату күләмен кимендә ике тапкыр киметү мөһим.

Башка мөһим экологик үсеш юнәлешләре исәбендә Владимир Путин экологик мәгълүмат системасын камилләштерү, җитештерү һәм көнкүреш калдыкларын зарарсызландыру, тирә-як мохитне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә гражданнарның һәм җәмәгать оешмаларының актив катнашуын атады.
Читайте нас: