+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 декабрь 2016, 02:00

Үзәктә — районнар инфраструктурасын үстерү

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Чакмагыш һәм Бүздәк районнарында булды. Анда ул агросәнәгать комплексы предприятиеләре белән танышты һәм яңа спорт объектларын карады.

Чакмагыш авылында Рөстәм Хәмитов яңа төзелгән “Чакмагыш-Арена” ябык боз шугалагында булды. 2011 елның октябрендә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Радик Шәймөхәммәтов төбәк Башлыгына мондый объектны төзүдә булышлык итүен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Рөстәм Хәмитов бу идеяне хуплады һәм 2013 елда боз аренасы төзелә башлады.

Гомум мәйданы 3 мең квадрат метр булган комплекста Русия Хоккей федерациясе тәлапләренә җавап бирүче хоккей мәйданчыгы, башка кирәкле биналар урнашкан. Тамашачылар залы 400 кешене сыйдыра. Объектның гомум бәясе 150 миллион сум тәшкил итә.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов район халкын мондый дәрәҗәдәге авыл спорт комплексы ачылу белән котлады.

Арытаба төбәк җитәкчесе Бүздәк районы фермеры Фәвил Хәбибрах­мановның теплица комплексының чираттагы төзелеш этабы белән танышты. Хуҗалык башлыгы урынбасары Шәфәгать Хәбибрах­манова белдерүенчә, алдагы өч-дүрт елда яшелчә үстерү мәйданын ике тапкыр арттыру планлаштырыла. Продукция җитештерүнең еллык күләме 9-11 мең тонна тәшкил итәчәк, шул ук вакытта 150 эш урыны булдырылачак.

Бүген гомум җитештерү мәйданы 6 гектар тәшкил иткән теплица комплексы төзелгән. Инвестиция күләме 1,1 миллард сум тәшкил иткән, 70 эш урыны булдырылган.

Рөстәм Хәмитов фермер предприя­тиесе җитәкчелеге белән теплица ху­җалыгын һәм үсемлекләрне ачык җир­дә үстерү перспективаларын тикшерде.

Шул ук көнне Бүздәк авылында “Олимп” физкультура-савыктыру комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Гомум мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итүче ике катлы бу бинаның бәясе 115 миллион сум тәшкил иткән.

Республика Башлыгы бессейнны һәм өлкән сыйныф укучылары ГТО нормативлары тапшырган спорт залларын карады, балалар һәм аларның әти-әниләре, тренерлар һәм укытучылар белән аралашты. Район халкы Рөстәм Хәмитовка биредә шундый заманча спорт объекты барлыкка килүенә рәхмәт белдерде.
Читайте нас: