+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 гыйнвар 2017, 02:00

Башкортстан Вьетнамны “яулый”

Вьетнам Социалистик Республикасына рәсми сәфәр барышында Башкортстан делегациясе Вьетнам һәм Башкортстан предприятиеләренең эшлекле хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган бизнес-форумда катнашты.

Форумны ачып, Вьетнамның Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Дуан Дуи Хуонг илдә эшлекле хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерү, Вьетнам икътисадына инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы мохит булдыру буенча зур эш алып барылуын билгеләде. Вице-президент республика территориясендә белем алучы һәм эшләүче Вьетнам гражданнары диаспорасының мөһим ролен билгеләп, Башкортстан белән хезмәттәшлек перспективаларына югары бәя бирде.

Республика делегациясе җитәкчесе, Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов форумда катнашучыларны Башкортстан Башлыгы исеменнән сәламләде һәм оештыручыларга җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Премьер-министр сүзләренә караганда, ике яклы хезмәттәшлек эшкуарлар, гади гражданнар арасындагы үзара мөнәсәбәт нигезендә генә мөмкин, һәм сәфәрнең максаты — бу бәйләнешләрне булдыруга булышлык итү.

Рөстәм Мәрданов катнашучы компанияләрнең эшчәнлек юнәлешләрен билгеләп делегация белән таныштырганнан соң, форумда катнашучылар игътибарына Башкортстанның икътисади-географик хәлен, төбәкнең сәнәгать, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта эшкуарлык, транспорт инфраструктурасы, социаль өлкә үсеше күрсәткечләрен тәкъдим итте. Анда, шулай ук, республиканың төрле юнәлешләр буенча инвестицион мохитне яхшырту һәм халыкара бәйләнешләрне ныгыту буенча эшчәнлеге билгеләнде.

Русиянең Вьетнамдагы сәүдә вәкиле Вячеслав Харинов белдерүенчә, Вьетнам коллегалары Башкортстан предприятиеләренең урындагы базарда эшләргә әзерлеген югары бәяләргә тиеш. Әйткәндәй, күп кенә эшкуарларга Вьетнам партнерлары белән бизнес алып бару үзенчәлекләренә төшенергә кирәк булачак.

Нигезле сөйләшү кирәклеген исәпкә алып, бизнес-форумны оештыручылар эшкуарлар арасында очрашулар үткәрү өчен вакыт бүлде. Чараның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, “R2R” төрендәге очрашулар үтте.

Шул ук көнне Башкортстан делегациясе вәкилләре әйдәүче фирмалар — True Milk аграр сәнәгать предприятиесе һәм Petrovietnam нефть компаниясендә булды. Анда алар җитештерү технологияләре һәм базар ихтыяҗын канәгатьләндерүче продукция ассортименты белән танышты.

Арытаба Бариа-Вунгтау провинциясе җитәкчесе, Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Нгуен Хонг Лин, шулай ук, провинциянең Халык комитеты Рәисе Нгуен Ван Чин белән очрашу үтте. Анда төбәкләр арасында ике яклы мөнәсәбәтне үстерү юллары тикшерелде.

Рөстәм Мәрданов билгеләвенчә, ике ил җитәкчелеге куйган бурычлар ныклы сәүдә-икътисади элемтәләре булдыруга һәм товар әйләнешен үстерүгә юнәлтелгән. Монда мөһим роль төбәкара хезмәттәшлеккә бирелә. Нәкъ әлеге — “R2R”формуласын 2014 елда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдим иткән иде. Бүген хезмәттәшлекнең бу төре республиканың тышкы икътисади эшчәнлегендә киң файдаланыла.

Башкортстан һәм Бариа-Вунгтау провинциясе арасында төзелгән килешүдә сүз сәүдәне, инвестицион хезмәттәшлекне ныгыту һәм үстерү, эшкуарлыкка булышлык итү турында бара. Шулай ук, фән, сәламәтлек саклау, туризм, мәдәният өлкәләрендә бәйләнеш булдыру күзаллана.
Читайте нас: