+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 гыйнвар 2017, 02:00

Сәүдә челтәрләре — контрольдә

Дәүләт җыелышы-Корылтайда сәүдә турындагы законның үтәлешенә контрольлек итү буенча эш башланды. Узган елның җәендә Дәүләт думасы товар җитештерүчеләр белән сәүдә челтәрләре арасында мөнәсәбәтне үзгәртүче берничә закон кабул иткән иде. Аларның максаты —җитештерүчеләрдән акча җыюны тыю. Шулай ук, түләү вакыты кыскартыла. Поставкалаучылардан сәүдә челтәрләренә ретро-бонус­ның максималь күләме 5 процентка кадәр кимеде. Моннан тыш, башка төр бүләкләр бирү тыела.

— Законга үзгәреш кертүнең төп максаты — сәүдә челтәрләренә, беренче чиратта, төбәк һәм урындагы җитештерүчегә юл ачу, —
диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Бу урыннарда икътисадны, салым базасын үстерү, халыкның мәшгульлеге өчен мөһим. Кызганычка каршы, җирдә эшләп, үз көче белән продукция җитештерүчеләргә тиешле игътибар бүленми. Ул үзенең сыйфатлы продукциясен сатуда авырлыкларга очрый. Кулланучы товар өчен түләгән акчаның зур өлеше арадашчыларга кала. Җитештерүче исә, кагыйдә буларак, рентабельлелеккә чыга алмый. Эре сәүдә челтәрләре көчләп таккан килешү шартлары күп вакыт кабалага әверелә.

Дәүләт җыелыш-Корылтайда үткән киңәшмәдә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе, Сәүдә ассоциациясе, Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты, сәүдә челтәрләре, коммерция карамагында булмаган оешмалар вәкилләре, депутатлар катнашты. Мониторинг продукция озату килешүләрендә сәүдә челтәрләре тарафыннан кагыйдә бозулар булуын ачыклады.

— Безгә сәүдә челтәрләренең закон бозуы һәм барлык авырлыкны урындагы җитештерүчеләр иңнәренә салырга тырышуы турында дәгъва белән мөрәҗәгать итүчеләр бар, — диде Константин Толкачев. — Закон үтәлешен тикшерү буенча чаралар тоташ ил буенча алып барыла һәм алар агымдагы елның беренче кварталында дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, сәүдә өлкәсендә законнарны арытаба камилләштерү буенча тәкъдимнәр тикшереләчәк. Бу эш урындагы җитештерүчеләр продукциясе супермаркет киштәләренә ныклап кереп урнашканга кадәр дәвам итәчәк, — диде Константин Толкачев.
Читайте нас: