+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2017, 02:00

Язгы сессиядә мөһим мәсьәләләр карала

Дәүләт җыелышы-Корылтайның язгы сессиясе ачылды. Парламент утырышында карау өчен 30 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде. Язгы сессиянең беренче көнендә үк депутатлар корпусында мөһим мәсьәләләрне карауда эшлеклелек хөкем сөрде.

Парламент Рәисе Константин Толкачев язгы сессиядә 57 закон проекты һәм Башкортстан Башлыгы Юлламасын тормышка ашыру белән бәйле чаралар планы каралачак, диде.

Мәгълүм булуынча, парламент депутатлары узган елның декабрендә үк язгы сессиядә каралачак закон проектларын билгеләгән иде.

— Көзге сессиядә тикшерелә башлаган закон проектлары буенча да эшне төгәллисе бар. Башкортстан Башлыгы Иҗтимагый палата, коммерциягә бәйле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга, физкультура һәм спорт, Сугыш, Кораллы Көчләр һәм хезмәт ветераннары берлекләренә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы закон актларына үзгәрешләр кертүдә депутатлардан киеренке эш сорала, — диде Константин Толкачев.

Сессиядә, шулай ук, Административ хокук бозу турындагы кодекска сайлаулар һәм юл хәрәкәте хәвефсезлегенә кагылышлы үзгәрешләр кертү бурычы торуы билгеләнде.

Константин Толкачев парламент утырышларында дәүләт власте органнарының отчетлары тыңланачагын хәбәр итте. Мартта республика Хөкүмәтенең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре каралачак. Корылтайда биш “түгәрәк өстәл” үткәреләчәге дә мәгълүм булды. Корылтай Рәисе республика парламентының федераль дәрәҗәдә кабул ителгән закон проектларын әзерләүдә һәм тәкъдимнәр кертүдә ил төбәкләре арасында лидер булуын билгеләде һәм язгы сессиядә дә депутатлар корпусының актив, инициативалы һәм эшлекле булып калачагына зур ышаныч белдерде.
Читайте нас: