+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 февраль 2017, 02:00

Аграрийлар алдына җитди бурыч куелды

Кичә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексының үткән елдагы эшчәнлеге йомгаклары, 2017 елга бурычлар һәм язгы басу эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган коллегия утырышы үтте. Аның эшендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады.

Республика Башлыгы аграр тармакның узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм, шул ук вакытта файдаланылмаган резервлар да күп, дип билгеләде.

— 2020 елга кадәр тармакны үстерү стратегиясе кысаларында җитештерүдә аграр предприятиеләр өлешен арттыру бурычы тора, — диде Рөстәм Зәки улы. — Алдагы дүрт елда аграр бизнесны үстерү, фәнни казанышларны һәм алдынгы технологияләрне куллану билгеләнгән максатка ирешергә ярдәм итәчәк.

Рөстәм Хәмитов эшкәртелмичә ятучы җирләре белән икътисадны артка сөйрәүче район җитәкчеләреннән контрольне көчәйтүне таләп итте.

Тармак министры Илшат Фазрахманов ведомство эшчәнлеге, алда торган бурычлар белән таныштырды. Әлеге чарада, шулай ук, күзәтчелек органнары, банк, эре агробизнес җитәкчеләре, белгечләр чыгыш ясады.

Коллегиядә билгеләнүенчә, быел язгы кыр эшләрен үткәрүдә Хөкүмәт ярдәме элекке дәрәҗәдән ким булмаячак, аграрийларның максаты — яңа хуҗалык елында тулай аграр җитештерү күләмен 185 миллиард сумга җиткерү.
Читайте нас: