Көн тәртибе Финляндия, Исландия, Эстония һәм Мальтада демократия торышы, шулай ук, Босния һәм Герцеговинада сайлаулар барышын күзәтү турында докладларны үз эченә алды. Чарада катнашучылар Конгресс сайлаган мэрны кулга алу турында һәм кайбер муниципалитетларда Хөкүмәт тәгәенләгән кешеләрне алыштыру мәсьәләләрен тикшерү өчен Төркиягә җибәрелгән танышу миссиясе нәтиҗәләре белән танышты.
Комитет әгъзалары Конгрессның агымдагы елның мартында үтәчәк пленар сессиясендә докладны кабул итү максатында миграция мәсьәләләрен хәл итүдә урындагы власть роле турындагы докладны өйрәнде. Узган елда Конгрессның элекке рәисе Жан-Клод Фрекон җитәкчелегендәге делегация Аттика төбәгендә урнашкан качаклар өчен лагерьларда булды.
— Утырышта миграцион сәясәт мәсьәләләре актив тикшерелде. Кызганычка каршы, әлегә тәгаен карар кабул ителмәде, шуңа күрә фикер алышу дәвам итәчәк, — диде Константин Толкачев. — Украинаның вакытлыча күченгән кешеләргә качак статусы бирү турындагы позициясе яклау тапмады. Алар сүзләренә караганда, Украина территориясендә мондый категория кешеләр саны 1,5 миллионга җитә. Төркиянең төбәк һәм муниципаль органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да җентекле фикер алышу булды. Дәүләт властен үзгәртү омтылышы нәтиҗәсендә, төбәк һәм муниципаль органнарның яртысына кадәрен Үзәк хөкүмәт тәгаенләгән, бу Европа хартиясенең урындагы үзидарә турындагы таләпләренә җавап бирми. Утырышта катнашу-чыларның күпчелек тавыш белән Төркия властьларын сайлаулар үткәрү аша Европа Советының рәсми документларына ярашлы власть органнары булдыруны мәҗбүр итүче резолюция кабул ителде.