+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 март 2017, 02:00

Барлык социаль бурычлар да үтәлгән

Уфада Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән утырышы узды. Анда былтыргы эшчәнлеккә йомгак ясалды, быелга бурычлар билгеләнде. Чарада республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, Русия Дәүләт думасы, республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, башка рәсми вәкилләр катнашты.

Утырышта чыгыш ясап, Салават Сәгыйтов әлеге министрлык алдында торган кайбер проблемаларга тукталды. Атап әйткәндә, ул инвалидларның мәшгульлеген тәэмин итү мәсьәләсен сызык өстенә алды.

— Бүген бу көнүзәк проблема булып кала. Республикада хезмәткә яраклы инвалидларның 20,8 проценты, ягъни 16,3 мең кеше генә эш белән тәэмин ителгән. 2020 елга бу санны 40 процентка җиткерергә кирәк, ә ел ахырына өстәмә рәвештә 5 мең инвалидны эшле итү зарур, — дип билгеләде Салават Сәгыйтов.

Ул шулай ук министрлыкка хезмәт мөнәсәбәтләрен законлаштыру өлкәсендә җитди эш алып баруы өчен рәхмәт белдерде. Ике ел эчендә республикада 120 мең хезмәткәр “күләгәдән” чыгарылган, бу аларның хәзер “больничный”лары, яллары, пенсиясе булачагы турында сөйли. Уңышлы эш нәтиҗәсендә республика бюджеты, шулай ук бюджеттан тыш фондлар миллиард ярым сумга тулыланган. Премьер-министр урынбасары чыгышында муниципалитетлар хакимиятләрен шәһәр һәм район предприятиеләрен һәм оешмаларын социаль нәтиҗәле эшләүче иң яхшы предприятиегә конкурста катнашырга чакырды.

Министрлык хезмәт, мәшгульлек, социаль ярдәм һәм социаль хезмәтләндерү өлкәләрен контрольдә тота. Бу җәһәттән башкарылган эшләр турында министр Ленара Иванова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, былтыр республикада эшсезләр саны— 6 процентка, гомум эшсезлек дәрәҗәсе 5,8 процентка кадәр кимегән. Хезмәт базарында хәлне тотрыкландыруга кискенлекне киметү буенча өстәмә чаралар программасы булдыру нәтиҗәсендә ирешелгән, бу максатларга 178 миллион сум федераль акча җәлеп ителгән. Өстәмә чараларда 4 мең кеше катнашкан. Бүленгән субсидияләр күләме буенча республика Русия төбәкләре арасында өченче урынны били.

Ленара Иванова былтыр республика халкы алдында барлык социаль бурычлар да үтәлде, дип билгеләде. Бер миллионнан артыграк кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән. Ул шулай ук 2012 елдан тәүге тапкыр гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр саны кимүен билгеләде. Узган ел министрлыкка 6 мең кеше мөрәҗәгать иткән, бу, 2015 ел белән чагыштырганда, 19,3 процентка азрак. Гомумән алганда, хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә сәясәтне гамәлгә ашыруга 18,4 миллиард сум акча юнәлтегән.

Чыгышы ахырында Ленара Хәким кызы министрлык катнашлыгында узган чараларны санап үтте. Бу БРИКС илләре хезмәт министрларының тәүге очрашуы, Халыкара хезмәт оешмасы һәм Русия Хөкүмәте катнашлыгында узган халыкара конференция, “Хатын-кызлар диалогы. Хәйриягә чикләр юк” халыкара форум һәм башкалар. Ел дәвамында министрлыкка тәҗрибә уртаклашу өчен Русиянең 35 төбәгеннән вәкилләр килгән.

Утырышта министрлык белән берлектә эшчәнлек алып баручы ведомстволар, эре предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре чыгыш ясады. Традиция буенча хезмәт алдынгыларына тармак бүләкләре тапшырылды. Көннең икенче яртысында Конгресс-холлда “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды.
Читайте нас: