Бүгенге язмада исә аерым игътибарны “Сочи-2017” Русия инвестицион форумына юнәлтергә булдык. Бу очраклы түгел. Югарыда телгә алынган мәртәбәле ике чарада сүз нигездә арытабангы үсеш мәсьәләләре турында барса, бу җәһәттән бурыч-максатлар, стратегия, эш юнәлешләре билгеләнсә, “Сочи-2017” форумында исә икътисадта бүген-иртәгә күркәм нәтиҗәләргә китерерлек тәгаен адымнар ясалды һәм мөһим карарларга кул куелды.
Бу яклап караганда, Башкортстан өчен дә форум гаять эшлекле һәм нәтиҗәле булды. Аерым алганда, форум кысаларында республика делегациясе “МЕТРО Кэш энд Кэрри” компаниясенең генеральный директоры Джери Калмис белән очрашты, аның барышында Башкортстан территориясендә компаниянең тагын бер сәүдә үзәген ачу турында килешенде. Башкортстан Хөкүмәте белән Русия “Саклык банкы” арасында төзелгән чираттагы меморандум исә банкның республика территориясендә юл һәм социаль объектлар төзүдә катнашуын күздә тота. Ә инде республика Хөкүмәте һәм “Башкортстан концессион компаниясе” җәмгыяте (ВТБ төркеменә керә) төзегән Уфада “Көнчыгыштан чыгу урыны” проектын гамәлгә ашыру буенча үзара бәйләнеш турында протокол, гомумән, гасыр төзелешенә тиң эшкә башлангыч бирәчәк, дияргә кирәк. Ул Башкортстанда төбәк тәгаенләнешендәге түләүле автомобиль юлын проектлау, төзү, финанслауны һәм арытаба аны файдалануны үз эченә ала. Аны 25 ел эчендә гамәлгә ашыру күздә тотыла. Әйтергә кирәк, проектның мөһим әһәмиятен форумда илнең транспорт министры Максим Соколов та сызык өстенә алды.
— Бу проект Уфа һәм Башкортстан өчен генә түгел, тоташ ил өчен зур әһәмияткә ия. Ул федераль инфраструктурага да яңа сыйфат бирәчәк, — диде Максим Соколов.
Шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте, республика муниципалитетлары һәм эре сәнәгать предприятиеләре арасында протокол документларына кул куелды. Алар арасында — “Башкортстан урман сәнәгате компаниясе”, “Белорет рессора һәм пружина заводы”, “Селена” урман сәнәгате компаниясе, “РИВС” машина төзү заводы, Башкортстан ит компаниясе, “АСТЕХ Индастриз”, “Ел фасыллары” җәмгыятьләре бар. Яклар үз компетенцияләре чикләрендә Белорет районында агачны тирәнтен эшкәртү һәм туризмны үстерү өлкәсендә перспективалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, Учалыда һәм Бәләбәйдә коммуналь инфраструктура объектларын төзү, республиканың юл-төзелеш комплексы предприятиеләренең эшенә техник яктан ярдәм итү өчен сервис үзәкләре булдыру буенча үзара бәйләнешне тәэмин итәргә ниятли.
Башкортстанның Үсеш корпорациясе һәм “Ре Лигол” җәмгыяте үзара файдалы хезмәттәшлек нигезендә озайлы партнерлык бәйләнешләре булдырырга килешсә, “Банк почтасы” җәмгыяте белән төзелгән документ 2017-18 елларда һәр икенче почта бүлекчәсендә “Банк почтасы” хезмәтләндерү нокталары ачуны, почта хезмәткәрләрен укытуны, яңа эш урыннары булдыруны күз уңында тота.
Әйтергә кирәк, дөньякүләм финанс кризисына бәйле ил икътисадының соңгы елларда күпкә акрынрак үсешүен исәпкә алганда, республика Хөкүмәтенең бер форумда гына да шушы рәвешле дистәдән артык инвестицион килешүгә ирешүе, Башкортстан икътисадын сәламәтләндерүгә һәм үстерүгә, әлбәттә, бәяләп бетергесез зур этәргеч булачак. Чөнки һәр килешү артында миллиардлы инвестицияләр, заманча төзелешләр, яңа эш урыннары, димәк, яңача тормыш дәрәҗәсе һәм яшәү сыйфаты ята. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә республикада алып барылучы колачлы эш, Башкортстан тәҗрибәсе турында Рөстәм Хәмитов Дмитрий Медведевның төбәк башлыклары белән очрашуында да сөйләде һәм Хөкүмәт Рәисенең югары бәһасен алды.
— Узган елда республикада сәнәгать җитештерүе индексы —102,6, төп капиталга инвестицияләр 104,5 процент тәшкил итте. Тупланган бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 11,5 процентка артты. Быел да республика бюджет системасын, социаль-икътисади сәясәтне камилләштерү буенча федераль Хөкүмәт алдында алган бурычларны җиренә җиткереп үтәр. Без моңа ирешәчәкбез, дип ышандырып әйтә алам. Аннары, бурычлар тиешенчә үтәлгән очракта, федераль бюджеттан яхшы дотация биреләчәге дә тырышып эшләргә дәртләндерә. Эшчәнлекле шушы юл белән бәяләүне бик дөрес алым дип исәплим, — диде аерым алганда, Рөстәм Зәки улы.
Чыннан да, очрашуда Дмитрий Медведев билгеләвенчә, нәтиҗәле эшләү, бар яклап та үсешкән төбәк булу хәзер абруйлы, мәртәбәле генә түгел, отышлы да. Әйтик, былтырдан башлап икътисади үсеш динамикасы һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән төбәкләргә грант тапшырыла башлады. Дмитрий Медведев белдерүенчә, агымдагы елда бу максатларга 20 миллиард сум юнәлтеләчәк.
Кыскасы, яхшы эшләп, барлык бурычларны да төгәл үтисең икән, ил Хөкүмәте үзе үк бүген төбәкләргә ике сыерны берьюлы имү мөмкинлеге тудыра. Әйтик, бер яклап, җитәкчелек, күпләп инвестицияләр җәлеп итеп, төбәк икътисадын баета, яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгара, икенчедән, шушы эш өчен федераль казнадан өстәмә акча, ярдәм дә ала.
Шунысы мөһим: Башкортстанда моны дәүләт дәрәҗәсендә аңлау да бар, шушы юнәлештә анык стратегия дә булдырылган. Димәк, ике сыерны берьюлы имеп үскән бозау тиз көрәйгән кебек, республика икътисадының да якын чорда яңача үсеш дәрәҗәсенә, куәтләргә чыгачагына ышаныч зур. Моның өчен бер нәрсә генә сорала: барыбызга бердәм көч булып эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!
Рөстәм Ахунов, Башкортстан дәүләт университетының Икътисад, финанс һәм бизнес институты директоры:
—Агымдагы елда ил икътисадының үсеш мөмкинлекләре чикле, ә үсешергә, урыннарда социаль мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Бу җәһәттән “Сочи-2017” форумындагы чыгышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов яңгыраткан фикер-тәкъдимнәр бөтен ил өчен актуаль булып тора. Аларны җентекле өйрәнергә һәм эшкә кушарга кирәк. Бу, һичшиксез, уңай нәтиҗә бирәчәк.
Азат Янгиров, икътисад фәннәре докторы, шул ук институтның кафедра мөдире:
—Башкортстанда бюджетны планлаштыру, бурыч йөкләмәләре, дәүләт милке белән идарә итү, муниципаль берәмлекләр белән бюджет мөнәсәбәтләрен көйләү югары дәрәҗәдә тормышка ашырыла, Президентның “май указлары” да нәтиҗәле үтәлә. Очраклы гына менә инде дүртенче ел рәттән Башкортстан төбәк финанслары белән идарә итү иң югары сыйфат дәрәҗәсендә оештырылган субъектлар исәбенә керми. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Сочи-2017” форумында яңгыраткан фикер-тәкъдимнәр дә гаять эшлекле булды. Аерым алганда, ул бюджет акчаларын тотынуда аутсорсингны киңәйтү, юл карталарын үстерү зарурлыгын билгеләде.
Әйе, республикада бюджет акчалары нәтиҗәле тотыныла. Ә менә федераль үзәк белән бюджетара мөнәсәбәтләрдә хәл итәсе мәсьәләләр бар. Мәсәлән, республикада җыелган салымнарның 50 проценттан күбрәге федераль бюджетка юнәлтелә. Мәскәүдән исә без җан башына уртача Русия күрсәткеченнән 72 процент күләмендә генә түләүләр алабыз. Шул сәбәпле, Башкортстан җан башына бюджет керемнәре күрсәткече буенча Русиядә артта кала. Кыскасы, әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә тикшерүне сорый.