+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 март 2017, 17:37

Якташыбыз Эльвира Нәбиуллина – Русия матбугат чараларында иң еш телгә алынучы властьтагы хатын-кызларның берсе

“СКАН-Интерфакс” медианализ системасы хәбәр итүенчә, узган ел “Властьтагы хатын-кызлар. Русия” рейтингында беренче урынга Русия чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова чыккан. Аның исеме ел дәвамында киң мәгълүмат чараларында 113 мең тапкыр телгә алынган.

Икенче урында - якташыбыз, Русия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина. Аның турында бер ел эчендә 79 меңнән артык хәбәр яңгыраган. Матбугатта исеме 73 мең тапкыр искә алынган Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко өченче урынны били.
Дөньяда дәрәҗәсендә караганда, матбугат чаралары АКШта президентлыкка кандидат Хиллари Клинтон белән Германия канцлеры Ангела Меркельны үз итә.
Читайте нас: