+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 март 2017, 11:38

Чакмагыш районында - яңа башлык

Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Муниципаль берәмлекләр белән эшләү идарәсенең баш советнигы Реканс Ямалиев конкурс нигезендә Чакмагыш районы хакимияте башлыгы итеп сайланды.

Район Советы депутатларының күпчелеге аның өчен уңай тавыш биргән. Реканс Фәнил улы 1970 елның 13 августында Чакмагыш районында туган. Мәскәү Кулланучылар җәмгыяте университетын, Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Төрле елларда Чакмагыш районы кулланучылар җәмгыятенең Яңа Балтач сәүдә предприятиесе директоры, Чакмагыш районы кулланучылар җәмгыятенең сәүдә бүлеге мөдире, Мәләвез районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, Чакмагыш районы хакимияте башлыгының икътисад мәсәләләре буенча урынбасары булып эшләгән.
Читайте нас: