+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 март 2017, 02:00

Кырыкка – кырык

14 мартта Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды. Депутатлар Корылтайның 23 мартта үтәчәк кырыгынчы пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда кырыкка якын мәсьәлә кертелде.

Аларның 17се республика закон проектлары. Соңгы укуда кабул итү өчен 8 закон проекты тәкъдим ителде. 7 закон проектын беренче укуда кабул итү планлаштырыла. Атап әйткәндә, “Башкортстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте турында”, “Башкортстан Республикасында муниципаль хезмәт турында”, “Башкортстан Республикасында социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт яклавы турында”, “Башкортстан Республикасында шәһәр төзү эшчәнлеген көйләү турында” Зконнарына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

— Без социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмаларның эшчәнлек даирәсен киңәйтү максатында “Башкортстан Республикасында социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт яклавы турында” Законга үзгәрешләр кертәбез. Бу оешмаларның эшчәнлек даирәсенә гаиләне ныгыту, гаилә мөнәсәбәтләренә бәйле мәсьәләләрне керттек. Моннан тыш, проект җәмәгать тикшерүенә чыгарылачак, шуңа күрә һәрбер кеше анда катнаша һәм үз тәкъдимнәрен кертә ала, — диде Константин Толкачев.

Пленар утырышта парламентарийлар игътибарына Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкилнең отчеты тәкъдим ителәчәк. Ул 2016 елда Башкортстанда кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен үтәү турында мәгълүмат белән таныштырачак.

Шулай ук, утырышта Русия Дәүләт думасына кертү өчен Дәүләт җыелышы-Корылтайның өч закон чыгару башлангычы каралачак.
Читайте нас: