+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март 2017, 11:58

Германия кем белән сугышка әзерләнә?

“РИА-Новости” язуынча, Германия АКШның “Lockhed Martin” компаниясеннән алты "С-130" хәрби-транспорт самолеты сатып алырга җыена. Бу максатка 900 миллион доллар тотылачак.

Хәрби самолетлар ГФР белән Франциянең уртак базасында файдаланылачак. База Франциянең Эвре провинциясендә урнашкан. 2021 елда уртак авиация базасы әзер булачак. Көнбатыш Европа үзәгендә бомбага тотуга, корал, гаскәрләр ташуга тәгаенләнгән самолетлар туплау аңлашылып бетми. Шул ук вакытта, тарих сабакларын онытырга ярамыйдыр. Германиянең моңа кадәр актив кораллануы беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышлары башланыр алдыннан булды.
Читайте нас: