+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 март 2017, 15:33

АКШның “юлдаш-шпионы” кемне күзәтәчәк?

“Лента.ру” хәбәр итүенчә, Кушма Штатларның Флорида штатыннан ракета белән "WGS-9" элемтә юлдашы очырылган. "Boeing" компаниясенең бу юлдашы АКШ Кораллы Көчләренә мәгълүмат җиткерүгә хезмәт итәчәк.

Юлдаш хәрби кораблар, су асты көймәләре, самолетлар, коры җир гаскәрләре арасында элемтә оештыруда файдаланылачак. "WGS-9" АКШны гына түгел, Австралия, Канада, Дания, Яңа Зеландия һәм Люксембург гаскәрләрен дә хезмәтләндерәчәк.
Хәрби-космик элемтә системасы дошман гаскәрләрен галәмнән күзәтергә һәм аз югалтулар белән җиңүгә ирешергә мөмкинлек бирә. Бер сүз белән әйткәндә, хәзер сугыш язмышы җирдә түгел, галәмдә хәл ителә. АКШның һәм аның союздашларының кораллы көчләре дә безнең юлдашларның җитди күзәтүе астындадыр, дип өметләник.
Читайте нас: