+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 март 2017, 02:00

Закон белән көйләнергә тиеш

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Чебоксарда үткән Идел буе федераль округының Русия субъектлары дәүләт властеның законнар чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты.

Программада Чувашстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының биологик чистарту корылмалары, “Калдыкларга идарә итү” җәмгыяте филиалы полигоны һәм сортларга аеру заводы, “Заовражная” суүткәрү станциясендә суларны эшкәртү комплексы белән танышу каралган иде. Пленар өлештә Идел буе федераль округына караган төбәкләрдә гражданнарга патриотик тәрбия бирү һәм бу юнәлештәге программаларны гамәлгә ашыру, шулай ук, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә законнар куллану тәҗрибәсен өйрәнү мәсьәләләре тикшерелде.

Константин Толкачев “Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан төбәкләрдә гражданнарга патриотик тәрбия бирү һәм бу юнәлештәге программаларны тормышка ашыру тәҗри­бәсе мәсьәләләрен норматив-хокукый көйләүне камилләштерү турында”гы мәсьәләне тикшерүдә катнашты.

Ул шушы юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм илдә ватанпәрвәрлек өлкәсендә координацияләү эше җитешмәвен билгеләде. Федераль программаларда бу эш тиешле дәрәҗәдә көйләнмәгән.

— Илдә ватанпәрвәрлек берләштерүче идея булып тора, бу, һичшиксез, федераль дәрәҗәдәге тема, — диде Константин Толкачев. — Моңа бәйле федераль закон булдыру мөһим. Ул төбәкләрнең закон чыгару тәҗрибәсенә таяна, аларны берләштерә һәм урыннарда эшне оештыру өчен юнәлеш булып тора алыр иде. Барлык дәрәҗәдәге власть органнарының вәкаләтләрен билгеләү, бердәм аппарат булдыру мөһим. Патриотик тәрбия бирү субъект­ларының компетентлылыгы һәм җаваплылыгы, максатлары, бурычлары, принциплары, кыйммәтләре, төрләре, механизмнары билгеләнергә тиеш. Законда милләтнең үзаңын һәм русиялеләрнең гражданлык уртаклыгын формалаштыру буенча милләт һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту буенча чаралар каралырга тиеш.
Читайте нас: