+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 апрель 2017, 02:00

“Икътисад кешедән башлана”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Икътисади үсеш министрлыгының коллегия утырышында катнашты. Анда ведомствоның узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм якын киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Республика җитәкчесе министрлыкның власть органнары системасындагы аерым ролен һәм статусын билгеләп үтте. Ул инвестицион мохит, тышкы икътисади эшчәнлек, административ реформа, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сыйфаты, көндәшлекне үстерү өчен җавап бирә, Хөкүмәт өчен төп документлар һәм аналитик докладлар әзерләү белән шөгыльләнә.

– Икътисад – ул җәмгыятьнең нигезе. Илдәге һәм субъектлардагы иҗтимагый-сәяси хәл икътисадның үсеш дәрәҗәсенә бәйле, – диде Рөстәм Хәмитов. – Минем карашка, республика икътисадының үсеше, беренче чиратта, төрле форма һәм юнәлештәге инвестицияләр, икенчедән, кече һәм урта бизнесны үстерү, инновацион мохит булдыру, икенче сүз белән әйткәндә, стандарт булмаган яңалыкларны җәлеп итү, өченчедән, кеше капиталын үстерү белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш.

Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, тулаем күрсәткечләр яхшы булуга карамастан, Башкортстан икътисадының чагыштырма күрсәткечләре уртача. Шуңа күрә дәүләт власте органнарының барлык көче республиканы әлеге хәлдән чыгаруга юнәлтелергә тиеш.

– Без инвестицияләр турында сөйләдек. Узган елны яхшы тәмамладык. 2015 ел белән чагыштырганда, үсеш 104,2 процент тәшкил итә. Бу ил буенча уртача алганда күпкә югарырак һәм Идел буе федераль округында без лидерлар сафында, – диде республика Башлыгы. – Инвестицияне үстерүдә эре сәнәгать предприятиеләренең роле зур булды. Инвестицияләрсез киләчәк булмаячагын яхшы аңлыйбыз, шуңа аларны җәлеп итү – безнең өстенлекле бурыч.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, әлеге юнәлештәге эш төбәктән кеше капиталы агымын киметергә һәм яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк. Авыл җирлегендә бу мәсьәләне хәл итүдә кооперацияләрне үстерү ярдәм итәргә мөмкин.

– Икътисади үсеш министрлыгы, халык белән эшләү, аларны икътисади тормышка җәлеп итү, уңайлы икътисади мохит булдыру күзлегеннән чыгып, безнең позицияне тагын бер тапкыр бәяләргә тиеш, – диде Рөстәм Хәмитов. – Икътисад тонна һәм гектарлардан түгел, ә кешедән башлана.
Читайте нас: