+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 апрель 2017, 17:10

Трамп Русияне гаепли

АКШ президенты Дональд Трамп Сүриядәге хәлләрнең катлаулануында Русияне гаепли. Fox Business телеканалына биргән интервьюlf ул: “Русия бу хайванны (Асадны) хупламаганда, проблема да булмас иде” — ди. Янәсе, Русия Сүрия президенты Башар Асадка ярдәм кулы сузмаса, илдә хәл алай ук начар булмас иде. Трамп, АКШның ракета һөҗүменнән соң, Сүриядәге хәлләр яхшы якка үзгәрәчәк, дигән фикердә. Ул Сүриядәге 80 кешенең гомерен өзгән химик атакага битараф кала алмаган.

4 апрельдә Сүриянең Идлиб провинциясендә химик корал кулланылуы ихтималлыгы хакында cүз бара. Нәтиҗәдә, 80нән артык кеше һәлак булган. АКШ Сүрияне химик һөҗүм ясауда гаепли.
7 апрельдә Дональд Трамп Сүриянең Шайрат авиабазасына ракеталар ташлауга боерык бирә. Мәскәү моны “агрессия акты” дип атый.
Читайте нас: