+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 апрель 2017, 02:00

“Идел-Янцзы” – үсеш билгесе!

Уфада Русия Федерациясенең Идел буе федераль округы һәм Кытай Халык Республикасы Янцзы елгасының югары, урта агымы төбәкләренең берлектәге эшче төркеме утырышы үтте.Аның эшендә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, Кытай Халык Республикасының чит ил эшләре министры ярдәмчесе Ли Хуэйлай, Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Артур Шәйнуров һәм башка рәсми вәкилләр, сәясәтчеләр катнашты.

– Барыгызны да кунакчыл Башкортстан җирендә ихлас сәламлим! – диде Алексей Сухов. – Совет утырышында төбәкара бәйләнешләрне тагын да ныгыту, уртак проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралачак. Тәкъдим ителәчәк мәдәни программа да бай булачак. “Идел-Янцзы” форматындагы хезмәттәшлек өметләрне аклый. Мәйданчыкта ике ил төбәкләре арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Аның кысаларында төбәкләр арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында 27 килешү төзелгән. Якын киләчәктә тагын ун килешүгә кул кую күздә тотыла.
Ли Хуэйлай әфәнде чыгышында “Идел-Янцзы” форматын, Башкортстанда эшлекле очрашуны үткәрү өчен тудырылган шартларны югары бәһаләде. Ул республиканы, бездә Кытай төбәкләре белән берлектә гамәлгә ашырылучы проектларны уңай яктан телгә алды.
Чарада төбәкләр арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре каралды. Утырыш килешүгә кул кую белән тәмамланды.
Читайте нас: