+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 апрель 2017, 02:00

Республика башлыгы отчет тотачак

11 апрельдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды. Депутатлар парламентның 20 апрельдә үтәчәк кырык беренче пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда кырыкка якын мәсьәлә кертелде.

Аларның 14е — республика законы проектлары. 8 закон проекты беренче укуда каралачак.
Пленар утырышта парламентарийлар игътибарына Башкортстан Хөкүмәтенең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында республика Башлыгының отчеты тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, Башкортстан Контроль-исәп палатасының 2016 елдагы эшчәнлеге турында доклад тыңланачак.
Шулай ук утырышта 2016 елда республикада малтабарлык эшчәнлеге субъектларының хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлеше турында Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең чыгышы планлаштырылган.
Константин Толкачев бу мәсьәләләрнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
— Башкортстан Хөкүмәтенең отчеты – мөһим документ. Ул республикада кабул ителгән законнарның үтәлешен күрсәтә. Контроль-исәп палатасының отчетын да мөһим документлар исәбенә кертер идем. Чөнки республика бюджетына контрольлек итү парламент депутатларының игътибар үзәгендә. Тагын бер көнүзәк мәсьәлә — Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең отчеты. Утырышта бу өлкәгә кагылышлы берничә сорау буенча фикер алышу булачак, — диде Константин Борисович.
Читайте нас: