Мәгълүм булуынча, Пхеньянда КХДРны оештырган Ким Ир Сенның тууына 105 ел тулуга багышланган хәрби парад үтә. Чарада республика лидеры Ким Чен Ын да катнаша. Шул ук вакытта, ил чикләренә АКШ хәрби кораблары, шул исәптән бомбага тота алучы самолетлары да булган “Карл Винсон” крейсеры да якынлашкан.
Хәрби конфликтка чик куелмаса, якын-тирәдәге илләр генә түгел, бөтен дөнья, шул исәптән Русия дә, зыян күрүе ихтимал. Чөнки Төньяк Корея атом-төш коралларын уңышлы сынады.