+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 Апреля 2017, 10:59

Башкортстан делегациясе - Чиләбе өлкәсендә

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге рәсми делегация Чиләбе өлкәсенә барды. Бүген Башкортстан вәкилләре Чиләбе өлкәсе җитәкчеләре һәм эшлекле даирәләр белән очраша.

Чиләбе өлкәсендә Рөстәм Хәмитовның сәнәгать һәм социаль объектларга баруы планлаштырылган. Шулай ук, ул төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган утырышта катнашачак.

Республика делегациясе Чиләбе өлкәсендә берничә килешүгә кул куячак. Күрше төбәктә яшәүче башкортлар белән очрашу планлаштырылган.
Читайте нас