Семинарның пленар утырышында Дәүләт җыелышы-корылтай Рәисе, партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев чыгыш ясады.
— Горурланыр эшләребез бихисап, 15 ел эчендә барлык сайлау кампанияләрендә дә җиңү яуладык, — диде Константин Толкачев. — Гражданнар белән без һәрвакыт тыгыз бәйләнештә торабыз. Электоратның яклавын табуыбыз — шуның нәтиҗәсе.
Семинарда катнашучылар алдында Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Максим Михайлов, “Бердәм Русия”нең Үзәк департаменты советнигы Александр Долганов, партиянең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин чыгыш ясады.
Семинарда төрле секцияләр эшләде. Чараның икенче көне киңкүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү мәсьәләләренә багышланды.