Анда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча чаралар, шулай ук, законсыз миграциягә каршы эш мәсьәләләре тикшерелде.
Киңәшмәне ачып, Михаил Бабич округ төбәкләрендә экстремизм һәм террорчылык күренешләрен профилактикалау системасы булдырылуын һәм аның тотрыклы эшләвен, милләтара һәм конфессияара хәлгә мониторинг үткәрелүен, аның үзгәрүенә игътибар итү чаралары алгоритмы әзерләнүен билгеләде.
– Нәтиҗәдә, 2014-17 елларда округ территориясендә, шартлаткычлар кулланып, кеше гомерен өзгән террорчылык актларына юл куелмады, – диде ул. – Узган елда иминлек органнары Башкортстанда, Татарстанда, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләре территорияләрендә булган хәвеф ихтималлыгы бетерелде.
Әлеге эшчәнлек ил өчен мөһим халыкара спорт һәм иҗтимагый-сәяси чараларны әзерләү һәм үткәрү вакытында аеруча зур роль уйный. Беренче чиратта, бу – агымдагы елдагы FIFA Конфедерацияләре кубогы, киләсе елда Русия Президентын сайлау һәм Футбол буенча дөнья чемпионаты.
Николай Патрушев, үз чиратында, дини экстремизм идеологиясен таратуга һәм террорчылык эшчәнлеген активлаштыруга юл куймау, законсыз миграциягә каршы эш буенча чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен ведомствоара хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерү зарурлыгын ассызыклады.
Киңәшмә барышында федераль министрлык һәм ведомстволар, көч структуралары вәкилләре, округ төбәкләре башлыклары, Иминлек Советы әгъзалары чыгыш ясады. Билгеләнгән проблемаларны һәм мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертелде.