-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 июнь 2017, 02:00

барысы да игътибар үзәгендә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Идел буе федераль округы субъектларының Дәүләт власте закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Чара Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада үтте.

Утырыш барышында Идел буе федераль округы төбәкләренең мәдәниятне, спорт һәм туризмны үстерү өлкәсендә куәте, яшелләндерелгән территорияләрдә транспорт чараларын куйган өчен административ җаваплылыкны хокукый көйләү мәсьәләләре тикшерелде.
Ассоциация әгъзалары гражданнарга патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен норматив-хокукый көйләүне камилләштерү, Русия Торак кодексына үзгәрешләр кертү, Дәүләт думасының әлеге юнәлештәге комитетлары һәм Федерация Советының, шулай ук, төбәкләрнең законнар башлангычларын әзерләү һәм тикшерү мәсьәләләре буенча Русия Законнар чыгару советы комиссиясе белән ил Хөкүмәтенең үзара бәйләнеш механизмнарын булдыру мөмкинлеген карады.
Читайте нас