+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 Июня 2017, 10:25

Башкортстан – Саксония: хезмәттәшлек җанлана

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Ирекле Саксония дәүләте делегациясен кабул итте. Делегация составын Саксония Ландгаты (Үзәк һәм Көнчыгыш Европа парламент форумы) әгъзалары тәшкил итте. Очрашуда хезмәттәшлекне үстерү, төрле юнәлешләрдә бәйләнешләрне җанландыру турында сүз барды.

– Быел Башкортстан белән Саксониянең хезмәттәшлек итә башлавына 25 ел тула, – диде Рөстәм Хәмитов. – 1992 елда Ирекле Саксония дәүләте хөкүмәте белән Башкортстан Хөкүмәте икътисад, җәмгыять һәм мәдәни бәйләнешләр турында уртак килешүгә кул куйган. Соңгы елларда хезмәттәшлек сүлпәнәеп торды. Делегациянең Башкортстанга эш сәфәреннән соң бәйләнешләрнең янә җанланачагына өмет итәбез. Без һәр тармакта, һәр юнәлештә хезмәттәшлеккә әзербез.

Республика Башлыгы төбәкнең икътисади мөмкинлекләре, уңайлы инвестицион мохит, якын киләчәктә Башкортстанда үтәчәк чаралар, табигать үзенчәлекләре турында да сөйләде.

Саксония делегациясе вәкиле Себастьян Гемков Башкортстанның кунакчыллыгын сызык өстенә алды. Делегация әгъзалары авыл хуҗалыгы, мәдәният, сәнәгать, гуманитар, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.

Саксония – Германия Федератив Республикасының федераль җире. Башкаласы – Дрезден. Анда барлыгы 4 миллион 175 мең кеше яши.
Арытаба кунаклар Башкорстан буенча эш сәфәрен башлады. Алар өчен бик бай, эчтәлекле программа төзелгән.
Читайте нас