+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 Июля 2017, 07:02

Президент эшен уңай бәялиләр

"Левада-Үзәк" үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренүенчә, Владимир Путинның Русия Президенты вазыйфасындагы эшен русиялеләрнең 81 проценты уңай бәяләгән.

Шул ук вакытта җавап бирүчеләрнең 44 проценты гына Дмитрий Медведевның Русия Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаруыннан канәгать булуын белдергән. Ә респондентларның 55 проценты аның эшеннән бөтенләй риза түгел.

Гомумән, ил Хөкүмәте эшчәнлеген кешеләрнең 48 проценты уңай яктан бәяли, ә 51 проценты тискәре фикердә, дип яза "Интерфакс" агентлыгы.

Моннан тыш, сораштыруда катнашуччыларның 15 проценты ил сәясәтчеләренең берсенә дә ышанмавы хакында белдергән, ә 14 проценты сәясәт белән бөтенләй кызыксынмавы хакында әйткән.
Читайте нас