— Ирек Рәдилович, “500 ферма” программасының асылы фермаларның матди-техник базасын яңарту, яңаларын төзү, тармакта уңайлы эш шартлары тудыру белән бәйле иде. Әгәр статистикага игътибар итсәк, илдә җитештерелгән сөт чималының 6 процентка якыны — Башкортстан өлеше. Сөт продукцияләре җитештерү буенча шулай ук, илдә алтынчы, акмай җитештерүдә — сигезенче һәм сыр, сыр продукцияләре буенча ундүртенче урында торабыз. Боларны республикада тормышка ашырылган “500 ферма” программасының нәтиҗәләре дип бәяләргә ярыймы?— Әлеге мәгълүматларны тагын бер мөһим күрсәткеч белән тулыландырырга кирәк дип исәплим. Сөт продукциясен җан башына куллану буенча Башкортстан лидерлар исәбендә. Һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә елына 315 килограмм сөт продукциясе кулланабыз. Монысы буенча илдә дүртенче урындабыз. Әйтергә кирәк, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгән норманың 97 проценты дигән сүз бу.
Тәгаен программага килгәндә, әлбәттә, аны терлекчелектә генә түгел, тоташ аграр җитештерүдә тамырдан борылышка тиңләп була. Борылыш дигәндә фәнни һәм техник модернизацияләүне күз уңында тотам. Бу программаны гамәлгә кертү өчен республика казнасыннан 8 миллиард сум акча бүлү каралган иде. Кызганычка каршы, дөнья күләмендәге кризис, Көнбатышның Русиягә карата санкцион чаралары планлаштырылганның барысын да тормышка ашыру мөмкинлеген бирмәде. Шушы кыенлыкларга карамастан, максатлы программа 235 сөтчелек фермасын модернизацияләргә, яңаларын төзергә этәргеч бирде. Башкортстан сөт җитештерү буенча ил төбәкләре арасында икенче урында. 2016 ел йомгаклары буенча тулай сөт җитештерү бер миллион 730,8 мең тоннага җитте. Саннар теле белән әйткәндә, шуны да билгеләргә кирәк: “500 ферма” программасында катнашучы аграр хуҗалыкларда сөт җитештерү 2,5 тапкырга артты, ягъни еллык күрсәткеч 128 мең тоннадан 324,3 мең тоннага җитте. Болар — программа “җимешләре”, яхшы нәтиҗәләр.
— Сер түгел, туксанынчы еллардан бирле дәвам иткән ил күләмендәге тотрыксыз аграр сәясәт аркасында йөзләрчә күмәк хуҗалык таралды. Дистәләрчә еллар хәләл хезмәт белән тупланган матди база әрәм-шәрәм ителде. Һәм, кызганычка каршы, хәтсез фермаларның хуҗасыз, малсыз калуы аларны җиме-рек хәлгә төшерде. Аларның ерактан ук күренеп торганнары авылның ямен дә җибәрә, хәерчелекне, эшсезлекне күрсәтә иде. Инде “500 ферма” программасы эшли башлагач, фермалар аша авылларга “җан керде”. Яңа юллар салынуын, яңа социаль объектлар сафка басуын әйтәсе дә түгел. Яңарыш кичергән фермаларда сөт җитештерү арттымы, алар тотынылган чыгымнарны аклыймы?— Башта ук шуны әйтергә телим. Терлекчелекнең үзенчәлеге шунда ки, күрелгән чаралар якын еллардагы максатны күз уңында тота. Чыгымнарның бер өлеше республика казнасыннан капланды, ә хуҗалыкның үз акчаларын кайчан сөт исәбенә кайтаруы аларның җитештерүенә бәйле.
Әйтүемчә, программа үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Бу проектта катнашучы аграр предприятиеләрдә тулай сөт җитештерү программа индикаторында каралган күләмнән 105 процентка җитте. Һәр сыердан еллык сөт савып алу 5339 килограммга күтәрелде. Һәр йөз сыердан 85 бозау алынды. 2012 елда сыерларны ясалма орлыкландыру 79,1 процент булса, программа йомгаклары буенча ул 97,6 процентка җитте. Аграр һәм фермер хуҗалыклары өлеше тулай сөт җитештерүдә программа кабул ителгәнче 36 проценттан артмаса, 2016 елда күрсәткеч 41 процент булды.
Әлбәттә, максатлар киеренкерәк, әмма үтәлерлек иде. Сыер малларын токымлылар исәбенә ишәйтү, нәселле таналар сатып алу буенча куелган бурычлар тулысынча үтәлмәде. Әмма моны һич тә эшне оештыра алмау белән бәйләргә ярамый. Финанс күләменең кимүе аркасында, аерым хуҗалыклар программага керергә өлгермәде.
Мөмкинлектән файдаланып, “500 ферма” программасына беренче елны ук кушылган районнарны да телгә алу урынлы булыр. Илеш районыннан — унике, Дүртөйле, Краснокама, Туймазы районнарыннан — сигезәр, Чакмагыштан җиде аграр хуҗалык проект кысаларында зур эш башкарды. Соңгы елларда бу районнарда сөт җитештерү бермә-бер артуы күзәтелә.
— “500 ферма” республикада аграр җитештерүне арттыруда яңа мөмкинлекләр, резервлар булуын күрсәтте. Шул ук вакытта, ничек уйлыйсыз, Ирек Рәдилович, максатлы программа авыл хуҗалыгындагы “йомшак урыннар”ны ачыкларга да булышлык итә алдымы?— “500 ферма” программасын Башкортстанда авыл хуҗалыгын узган гасыр ахырында башланган таралудан саклап калуда мөһим роль уйнады дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Хәтерем ялгышмаса, 15 ел чамасы элек республикада малсыз торак биналары меңгә якынлаша, дип әйтәләр иде. Аларның күбесе элекке колхозлар белән бергә таралды. Һәркемгә мәгълүм, ферма юк икән — аграр хуҗалыкның да, шул исәптән авылның да киләчәге юк. Бүген сөтчелек күп аграр предприятиеләрнең төп табыш чыганагы, эш урыны һәм авылны таралудан саклап калучы җитештерү урыны. “500 ферма” бүген байтак хуҗалыкны, авылны аякка бастырды.
Хәзер әлеге проектның дәвамы буларак башкарыласы эшләр турында сөйләшик. Президиум утырышында да әлеге проблема буенча җитди фикер алышу булды. Максатлы программа гамәлдән чыкса да, бу юнәлештә эш дәвам итә. Әлеге вакытта, мәсәлән, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы Русиянең Сөт җитештерүчеләр берлеге белән берлектә Башкортстанда сөтчелек тармагын үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән программа өстендә эшли. Ул Русия Федерациясендә авыл хуҗалыгын 2030 елга кадәр үстерү программасы кысаларында әзерләнә.
Әлбәттә, биш ел дәвамында тормышка ашырылган аграр документ безгә яңа бурычлар куярга да этәргеч бирде, әмма алар “йомшак урын” түгел. Куәтле фермер, модернизацияләнгән мегакомплекслар бар. Хәзер төп бурыч — токымчылыкны яңа сыйфатка күтәрү, азык базасын үстерү, кадрлар потенциалын арттыру һәм аграр эшкәртү сәнәгатен яңа таләпләр буенча эшләргә җайлаштыру.
— Узган ел республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Сөт иле” фестивалендә аграр сәясәттәге бурычлар турында сөйләгәндә “Башкортстанда зур җитештерүгә ире-шергә — мега-фермаларны күбрәк төзергә кирәк. КФХлар кебек көненә берәр түгел, ә кимендә унар тонна сөт җитештерү куәтләре булдырырга кирәк”, дигән иде. Рөстәм Зәки улы аграр җитештерүчеләр белән очрашуларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлешен бермә-бер арттырырга кирәк, дип тә ассызыклады. Димәк, максатлы программа киләчәктә эре аграр предприятиеләрдә җи-тештерүне арттыруга юл ачты?— Республика Башлыгы якындагы 4-5 елда Башкортстанда тулай сөт җитештерүне елына 2,2 миллион тоннага җиткерү бурычын куйды. “Башкортостанстат” әзерләгән узган биш айдагы эш йомгаклары буенча барлыгы 684,6 мең тонна сөт чималы җитештерелгән. Аның 58 проценты — шәхси хуҗалыклар өлеше.
Миңа күптән түгел Израильдә эш сәфәрендә булырга туры килде. Анда авыл хуҗалыгын үстерү дәүләтнең өстенлекле сәясәте белән бәйле. Биредә крестьян ихаталарындагы сыерлар да елына 10-15 мең килограмм сөт бирә. Токымчылык эшен яхшыртып, фәнни нигезләнгән мал азыгы хәзерли алабыз икән — без дә ирешәчәкбез. 5-6 елдан республикада товарлы сөт җитештерү әлеге 700 мең тоннадан ике тапкырга күтәреләчәк. Мал санын ишәйтеп түгел, ә продуктлылыкны арттырып. Һәр климатик зона, хуҗалык үзенчәлеге исәпкә алынып сайланырга тиеш токымлы мал.
Әйтергә кирәк, бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларының җитештерү куәте нибары 70 процентка гына файдаланыла. Моның сәбәбе — соңгы елларга кадәр ил күләмендә тармакны индустриальләштерергә җитәрлек игътибар булмады. Дәүләт ярдәме нигездә бәләкәй фермаларны ремонтлау белән генә чикләнде.
Анализ шуны күрсәтте: эре индустриаль комплекслар җитештергән сөт нибары өч процент тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек — нәкъ әлеге категориядәге комплексларда сыерларның продуктлылыгы елына 8 мең килограммга җитә. Әлеге нәтиҗәләрдән чыгып, үсеш стратегиясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермалар җитештергән товарлыклы сөт күләмен генә исәпкә алу карала. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, бозауларга эчергәне һәм башка максатларга тотынылмаган сөт чималы дигән сүз.
Сөтчелек тармагын индустриальләштерү буенча эш 2017 елдан башланды. Билгеле, бүгенге икътисади шартларда аграрийларга яңа проектларга тотыну, яңа биналар төзү авыр. Бу юнәлештә эшне башладык. Кайчандыр төзелеп буш торган сөтчелек комплексларын тергезү белән бәйле проектлар ул. Авыргазы районының “Урожай”, Баймак районының “Күлтабан”, Зианчура районының “Чебенле” хуҗалыклары “беренче пионер”лар булып өлгерде.
Әлегә республика буенча еллык уртача савым 4900 килограммнан артмый. Бу күрсәткеч буенча ил күләмендә 56нчы урыннан 42нче урынга күтәрелдек. Ләкин республикада малларның генетик потенциалы 5500-6000 килограммга җиткерү мөмкинлегенә ия. Хәзер сөт җитештерүче һәр хуҗалык үзенең мөмкинлекләрен барлый. Сөткә ихтыяҗ кимеми. Азрак чыгымнар белән күбрәк сыйфатлы сөт җитештерүчеләр генә базар шартларында эшли алачак. Көндәшлек көчле.
— Ирек Рәдилович, аңлавымча, хәзер аграр җитештерүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар өлеше күбрәк күләмне алырга тиеш. Ягъни товарлыклы продукция турында сүз барганда аларның күрсәткечләре күз уңында тотыла. Шәхси ихата җитештергәне читтә кала булып чыгамыни?— Аграр предприятие һәм фермерларны бер категориягә берләштерү һич тә крестьян хезмәтен кимсетү, яисә аның ролен киметүне аңлатмый. Мондый бүленеш статистик исәпләүне тәртипкә китерү, реаль җитештерүне ачыклау өчен эшләнде. Югарыда әйтеп үткәнемчә, товарлыклы сөт дигәндә, бозау эчкәне исәпкә алынырга тиеш түгел. Аннары җитештерүдә аграр предприятиеләрнең ролен арттыру, аларны крестьян ихатасы күрсәткечләреннән аерып, мөстәкыйльлеккә якынайту мөһим иде. Яңарак шундый саннарга игътибар иттем. Узган елда шәхси ихаталарда сыерлар саны — 7, сөт җитештерү 9,2 процентка кимегән булган. Һәм әлеге “минуслар” республикада үткән елда тулай сөт җитештерү күрсәткеченә тискәре йогынты ясаган. Янә дә авылда мал кимегән өчен крестьянга дәгъва белдереп булмый, ә хуҗалык җитәкчесеннән аның сәбәпләрен сорап була. “500 ферма” программасы тормышка ашырыла башлаганнан исәпләгәндә, узган ел аграр хуҗалыклар һәм фермерлар җитештергән сөт тулай күрсәткечтә 3,6 процентка артып, 41 процентка җитте. Күршеләрдә ничегрәк дигәндә, Киров өлкәсендә алар өлеше — 93,2, Удмуртиядә — 88,5, Мордовиядә — 83 һәм Татарстанда 67,9 процент.
Йомгаклап шуны әйтергә телим, авыл хуҗалыгында төп тармакларны үстерүдә компетенция үзәкләре булдырыла. Монысы да зур яңалык. Терлекчелек буенча шундый үзәк Уфа районының “Алексеевка” совхозында оештырылачак. Ул 2018 ел башыннан ачылыр дигән өметтәбез. Токымчылык юнәлешендә Чакмагыш, Авыргазы һәм Туймазы районнарында үрнәкле хуҗалыклар бар. Компетенция үзәкләрендә тәгаен өлкәдә иң соңгы фәнни казанышлар тупланачак һәм аларны республика хуҗалыкларында тарату мөмкинлеге булдырылачак.
Республиканың аграр тормышы ел дәвамында мөһим, ил күләмендәге әһәмиятле вакыйгаларга бай була. Аларның күбесендә үземә катнашырга туры килә. Ә инде гәзиттә журналист күзлегеннән чыгып язылган материаллар аша шул чаралар кызыклырак килеп чыга, аерым проблемаларга якынрак килергә ярдәм итә. “Кызыл таң”ны мин шундый басмаларның берсе буларак билгелим.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ирек Рәдилович.“Башкортостанстат” мәгълүматлары буенча, 1 июньгә республикада 434 мең баш савым сыеры исәпләнә. Шуның 55 проценты шәхси ихаталарда асрала. Малларның 32 проценты — аграр предприятиеләргә, 13 проценты фермер хуҗалыкларына туры килә.
Тармак министрлыгы әзерләгән мәгълүматлар буенча, республикада 930 ферма бар. Шуларның 95 процентында маллар саны 400 баштан кимрәк. Тулай сөт җитештерүдә 76 процент шундый “кече” фермалар өлеше.
Сөт җитештерүче аграр хуҗалыкларда хезмәт җитештерүчәнлеге “500 ферма” программасы тормышка ашырыла башлагач, 2016 елга 33 процентка арткан. Узган ел йомгаклары буенча, сөт терлекчелегендә һәр кеше елына 1021,7 мең сумлык продукция җитештергән. Сөтнең рентабельлелеге 15,6 проценттан 25,6 процентка җиткән.