+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 Июля 2017, 07:08

Владимир Путинга соравың бармы?

Башкортстанда яшәүче укучылар “Вконтакте” социаль челтәрендәге НТВ рәсми аккаунты аша Русия Президенты Владимир Путинга сорау белән мөрәҗәгать итә ала.

Владимир Путин 21 июльдә аларның иң яхшыларына җавап бирәчәк. Бу көнне дәүләт җитәкчесенең “Сириус” мәгариф үзәге тәрбияләнүчеләре белән очрашуы планлаштырылган. Сөйләшү НТВ телеканалында туры эфирда һәм ntv.ru сайтында күрсәтеләчәк.

Сочидагы “Сириус” мәгариф үзәген Владимир Путин башлангычы белән “Талант һәм уңыш” фонды булдырган. Аның максаты – укуда, сәнгать, спорт өлкәсендә, шулай ук техник иҗатта уңышка ирешүче балаларга ярдәм итү.

Ай саен “Сириус” үзәгенә ил төбәкләреннән 10-17 яшьлек 600 укучы килә. Дәресләрне спорт, физика-математика, химия-биология мәктәпләре укытучылары, шулай ук Русиянең академик музыка, классик балет һәм сынлы сәнгать өлкәсендәге күренекле белгечләре алып бара. Белем бирү программасы 21 көнгә исәпләнгән.

Сайтта үзәккә сайлап алу критерийлары хакында белешмә алырга һәм гариза тапшырырга мөмкин.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас