+13 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәясәт
26 Июля 2017, 21:00

Сентябрь якынлаша...

10 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә – урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайланачак. Барлыгы 171, шул исәптән, Белорет һәм Бөре шәһәрләре, Уфа районының Йоматау авыл Советларына депутатлар сайлау кампаниясе үтәчәк.

Шулай ук, төрле дәрәҗәдәге урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә 168 сайлау кампаниясе булып, 256 депутат мандаты тапшырылачак.
Исемлеккә 173 841 сайлаучы кертеләчәк, бу – сайлау­чыларның гомум санының 5,66 проценты. Агымдагы елның 1 гыйнварына республика территориясендә 3 069 560 сайлаучы теркәлгән.
Сайлау кампаниясен үткәрүне оештыруда 49 территориаль сайлау комиссиясе катнашачак.
Сайлаулар 295 сайлау участогында үтәчәк, беренче тапкыр QR-код белән тавыш бирү йомгаклары турында протокол әзерләү технологиясен куллану планлаштырыла.
Башкортстанның Сайлаулар турында кодексына ярашлы, сайлауларда тавыш бирү көненә кадәр 10 көн алдан тавыш бирү каралган.
24 июльдә урындагы үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү тәмамланды. 256 депутат мандатын алу хокукы өчен теркәлгән 866 кандидат көрәшәчәк. “Бердәм Русия” (теркәлгән кандидатлар саны – 261), ЛДПР (243), “Гадел Русия” (114), КПРФ (32), “Русия патриотлары” (22), Гаделлек өчен пенсионерлар партиясе (1), “Яшелләр” (1), Русия коммунистлары (1) партияләре аеруча активлык күрсәтте. Үз-үзен тәкъдим итүчеләр – 244 кеше.
Читайте нас