+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 Мая 2018, 21:00

Яңа “Май указлары”н - гамәлгә

Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Хәмитов партиянең “Юнәлеш-2026” конференциясе кысаларында үткән Югары һәм Генераль советларының берлектәге утырышында катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу конференция берлектәге зур эшкә йомгак ясый. Аның кысаларында төбәкләрдә Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кертүгә юнәлтелгән фикер алышулар үтте.
Чарада, шулай ук, Фракцияләр җитәкчеләре советы утырышы узды, төбәк бүлекчәләре секретарьлары, субъектларның законнар чыгару органнарындагы фракцияләр, төбәкара координацион советлар җитәкчеләре, Дәүләт думасы депутатлары катнашлыгында фикер алышу мәйданчыклары эшләде.
Партия рәисе, Русия Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев конференциянең ил Президентының яңа “май указлары”нда билгеләнгән максатларга ирешү өчен “Бердәм Русия” партиясе эшен төгәл формалаштырырга ярдәм итүен билгеләде.
– Ил яңа үсеш этабына керде, – диде ул. – Аның максатлары Президентның агымдагы елның 7 маендагы указында анык күрсәтелә. Бу максатларны гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт формалаштырылды. Әлеге колачлы үсеш максатына ирешү өчен ил гражданнары тырышлыгын берләштерү мөһим.
Партиянең Югары Советы рәисе Борис Грызлов белдерүенчә, “Бердәм Русия” үз куәтен үзен яңарту аша гамәлгә ашыра алачак.
Партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак муниципалитет һәм төбәкләрдә үткән фикер алышуларга йомгак ясады. Анда 30 меңнән артык кеше катнашкан. Аның сүзләренә караганда, кертелгән тәкъдимнәр эшкәртелгән, кызыклы башлангычлар конференциянең йомгаклау резолюциясе проекты нигезен тәшкил иткән.

Үз хәбәрчебез.