+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 Мая 2018, 21:00

Яшьләр сәясәткә килә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Координацион советы рәисе Денис Давыдов белән очрашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда яшьләрнең “Бердәм Русия” партиясе праймеризында катнашуы мәсьәләләре тикшерелде. Парламент Рәисе билгеләвенчә, алдан тавыш бирүгә 610 кеше теркәлгән, шуларның өчтән бере – яшьләр.
– Бүген республикада депутатларның 20 процентка якынын яшьләр тәшкил итә, – диде Константин Толкачев. – Төрле дәрәҗә совет һәм парламентларга килүче яшьләр өлеше арта. Бу – яхшы тәҗрибә.
Очрашуда, шулай ук, төбәктә яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек, яшь буынның республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында катнашу мәсьәләләре каралды.

Үз хәбәрчебез.