-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 Июня 2018, 12:16

Ярлыкау комиссиясе ярлыкамады

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышын үткәрде. Анда наркотик матдаләр саткан өчен хөкем ителгәннәрдән килгән дүрт гариза тикшерелде. Аларның барысы да кире кагылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Наркотиклар – аны кулланучыларның туганнары һәм якыннары өчен фаҗига, – диде Константин Толкачев. – Моны файдаланып акча эшләүчеләр нәфрәт тудыра. Бу юлы да хөкем ителгәннәргә карата гаепне җиңеләйтә торган бернинди дә нигез табылмады. Киресенчә, алар арасында Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры булуы шаккатырды. Ул җинаятьчел төркем булдырган һәм ике районда наркотик матдәләр сатуны оештырган. Икенче хөкем ителүче Төньяк Кавказда хезмәт иткән, бүләкләре бар, тай боксы буенча чемпион. Ләкин ул сәләтләрен тайгак һәм бик яман юлга юнәлткән...