– Тавыш бирүнең мондый юлы ачыклыгы белән аерылып тора. Партиядән көзге сайлауларда сайланачак кандидатларны кешеләр үзләре билгели, – ди спортчы.
Артур Кәбиров яшьләргә сәясәттә тәүге адымнар ясарга ярдәм итүче «ПолитСтартап» проектында катнаша.
–Республикада яшьләр күп, алдан тавыш бирүдә катнашучыларның 40 проценты диярлек – яшь кешеләр. Безгә депутатлар корпусын яшәртергә мөмкин булыр дип ышанам,– ди ул.