Беренчеләрдән булып Бахтыбайның исәп участогында хезмәт ветераннары, Русия мәгариф отличниклары Котлысатовлар тавыш бирде. Аларга 70әр яшь. Надежда Шәйбәковна гомере буе урындагы мәктәпкә эшләгән, аның ире Михаил Павлович – Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның һөнәрманнар гильдиясе әгъзасы.
– Сайлаулар көзен генә үтәчәк, шуңа да безнең уйларга вакыт бар әле. Законнар кандидатларның агитация үткәрү мөмкинлекләрен чикли һәм без кыска вакыт эчендә аларның позицияләрен җентекле өйрәнеп өлгерә алмыйбыз. Ачык алдан сайлаулар бу мөмкинлекләрне киңәйтә, – ди Михаил Котлысатов.