+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 Июня 2018, 21:00

Очрашулар – махсус урыннарда гына!

Башкортстанда “Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты статусы турында” Законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Закон көченә керде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аңа ярашлы, депутатларның сайлаучылар белән махсус билгеләнгән бина яисә урыннарда, шулай ук, ихата эчендәге территорияләрдә очрашуы турындагы норма билгеләнә. Алар тормыш тәэминаты, транспорт яисә социаль инфраструктура объектлары эшчәнлеген бозарга, җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламаска тиеш. Башкарма власть һәм урындагы үзидарә органнарын мондый очрашулар турында искәртү таләп ителми. Депутатларның сайлаучылар белән җәмәгать чаралары төрендә гамәлгә ашырылучы очрашулары “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, тантаналы йөрешләр һәм пикетлар турында” Федераль законга, әлеге өлкәдә башка хокукый актлар нормативларына ярашлы үткәрелергә тиеш.
— Бу закон федераль законнарга кертелгән соңгы үзгәрешләргә нигезләнеп эшләнде, — диде парламент Рәисе Константин Толкачев. — Әлеге закон нормалары мондый төрдәге очрашуларны тәртипкә салуны күзаллый. Алар теге яисә бу территорияләрнең тормыш эшчәнлегенә зыян салырга тиеш түгел. Депутатларның сайлаучылар белән очрашуы өчен махсус урыннарны һәм биналарны республика Хөкүмәте һәм урындагы үзидарә органнары билгеләячәк. Яңа законда, шулай ук, депутатларның сайлаучылар белән халык алдында чыгыш ясау төрендәге очрашуларына каршы торган, комачаулаган өчен административ җаваплылыкны күзаллаучы норма теркәлгән.