+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
4 Июля 2018, 21:00

Үзәктә – социаль яклау мәсьәләләре

Премьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислегендә Хөкүмәт Президиумының чираттагы утырышы үтте. Анда “Беренче балага бер тапкыр бирелүче социаль түләүләр тәртибенә үзгәрешләр кертү турында” карар кабул ителде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзгәрешләргә ярашлы, гаиләдәге беренче баланың Башкортстан территориясендә тууы мотлак түгел, танытманың вакыты 6 айдан 9 айга кадәр озайтыла. Моннан тыш, узган елның 1 гыйнварыннан агымдагы елның 1 мартына кадәр чорда туган беренче бала өчен гариза һәм документлар тапшыру вакыты 6 айга озайтыла.
Утырышта, шулай ук, “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программаларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. Сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров белдерүенчә, әлеге программалар республикада уңышлы гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елдан 50 меңгә кадәр кеше яшәүче торак пунктларына, эшчеләр поселокларына, шәһәр төрендәге поселокларга эшкә килгән 50 яше тулмаган табиб һәм фельдшерларга өстәмә түләүләр каралган. Әлеге программаларны гамәлгә ашыру авыл һәм кече шәһәрләргә өстәмә рәвештә 111 белгечне юнәлтү мөмкинлеге бирәчәк. Бу, үз чиратында, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын һәм уңайлылыгын арттырырга ярдәм итәчәк.
Арытаба мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова ятим һәм ата-ана каравыннан калган балалар өчен тәгаенләнгән оешмаларда тәрбияләнүче, шулай ук, көндезге бүлектә укучы мондый категория балаларны түләүсез тукландыру, кием-салым, аяк киеме сатып алуны тәэмин итүгә кагылышлы норматив актларга кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде.
Хәзер һөнәри белем бирү оешмаларында кайнар аш булмаган яисә мондый аш бер тапкыр бирелгән очракта, оештыру, кадрлар, техник һәм башка мөмкинлекләр булмаган яисә җитешмәгән очракта, яки укучы теләге буенча ятим балаларга азык-төлек продуктлары сатып алу өчен – ай саен, кием-салым, аяк киеме өчен квартал саен акчалата компенсация биреләчәк.

Үз хәбәрчебез.