+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 Июля 2018, 07:34

Стратегик комитет утырышы үтте

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов республика Стратегик комитеты утырышын үткәрде. Анда республика социаль-икътисади үсешенең төп макроикътисади фаразлары мәсьәләләре каралды.

Добавить в предпочтительные источники Google
-- Фараз параметрлары Русия Президенты Владимир Путин кул куйган “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр дәүләт һәм стратегик үсеше турында” Указында билгеләнгән максатлар күрсәткечләренә ирешүгә юнәлтелгән булырга тиеш, -- диде Рөстәм Мәрданов. -- Макроикътисади күрсәткечләр фаразына нигезләнеп, республика бюджеты проекты формалаштырылачак. Шундый ук фаразлар муниципаль дәрәҗәдә дә, эре һәм әйдәүче предприятиеләрдә дә эшләнергә тиеш.
Республика социаль-икътисади үсеше фаразларын эшләү агымдагы елның 25 октябренә төгәлләнергә тиеш.
Стратегик комитет утырышында 2018-19 елларга Башкортсанның алгарышлы социаль-икътисади үсешенең комплекслы планы турында да фикер алышынды.