+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 Июля 2018, 21:00

Закон көченә керде

“Русия Федерациясендә урындагы үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында” Федераль законның 68нче статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон көченә керде. Закон элек ябык акционерлар җәмгыяте формасында файдаланылучы ачык булмаган акционерлар җәмгыяте формасында муниципальара хуҗалык җәмгыятен булдыру мөмкинлеген ныгыта. Закон проекты, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан әзерләнеп, Русия Дәүләт думасына кертелгән иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
— Безнең башлангыч буенча кабул ителгән законның көченә керүе хокукый билгесезлекне бетерә, — ди Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Элек “Русия Федерациясе Гражданлык кодексының 1нче өлешенең 4нче бүлегенә үзгәрешләр кертү һәм Русия Федерациясе закон актларының кайбер положениеләрен гамәлдән чыккан дип тану турында” Федераль закон кабул ителгән иде. Аңа ярашлы, ябык акционерлар җәмгыятьләре һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр бетерелде, ачык һәм ачык булмаган акционерлар җәмгыятьләренең яңа классификациясе билгеләнде.
Шул ук вакытта “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында” Федераль законда муниципалитетлар тарафыннан урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен ябык акционерлар җәмгыятьләре һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр формасында муниципальара хуҗалык җәмгыятьләре оештыруны күзаллаучы норма сакланып калды. Муниципальара хезмәттәшлекне чикләүче хокукый билгесезлек барлыкка килде. Республика парламенты башлангычы буенча Русия Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителгән закон шушы хокукый билгесезлекне бетерүгә юнәлтелгән дә инде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.